

Авыл биләмәләренең театр коллективлары арасында оештырылган бу бәйгене ачып җибәрү бәхете бәширлеләргә тәтеде. Алар авылдашлары һәм жюри әгъзалары хөкеменә драматург Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясен әзерләгән.
Тамаша башланыр алдыннан хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, жюри рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова мондый бәйгеләрне уздыруның халык арасындагы талантларны барлау, аларны үстерү, яшь буынны сәхнәгә җәлеп итү өчен хезмәт итүен ассызыклады, фестивальдә катнашучы барлык театр коллективларына да иҗади уңышлар теләде.
Режиссер Нәсимә Бадамшина, декорацияләр әзерләүче һәм музыкаль яктан бизәүче Владик Рамазанов тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльнең эчтәлеге түбәндәгечә: вакыйга Ыренбур өлкәсенең Казахстан белән чиктәш бер авылында бара. Әсәрнең төп герое Әкрам (Аданис Мөхәммәтъяров) хатыны вафат булып бер ел үткәч, үзенә яңа тормыш юлдашы табарга карар кыла һәм шул нияттән гәзиткә игълан бирә. Бераздан иксез-чиксез илебезнең төрле төбәкләреннән аның хозурына хатын-кызлар – Наталья Сергеевна (Айсылу Таһирова), Нәзифә (Гүзәл Хәйруллина), Бэлла (Гөлфирә Басыйрова) һәм “тамашага” ялгыш килеп керүче карчык (Сәйдә Бикмиева) килә башлый, ләкин нәтиҗәдә Әкрамның күзе почтальон булып эшләүче күршесе Мәрьямгә (Мәрьям Смакова) төшә. “Кияүнең” берсеннән-берсе үзгә хатын-кызлар белән аралашуы төрле кәмит күренешләр китереп чыгара – аның капма-каршылыклы карарлар кабул итүе, күптән Әкрамны яратып йөрүче Мәрьямнең көнчеллеге, күршесе Җолдасның (Илдар Әминов) гаҗәпкә калуы белән көнләшүе һәм башкалар!
Иске Бәшир авыл биләмәсенең театр коллективы әзерләгән тамаша, фестивальдә иң беренче булуына карамастан, “төерле булмады”. Үз авылы артистларының чыгыш ясавын халык бик яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.
Арытаба “Театр язы – 2022” бәйгесе кысаларында үзләренең осталыкларын тозлыкушлылар күрсәтте. Моның өчен алар язучы Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасын сайлаган. Әлеге әсәр республикабызның төрле театр сәхнәләрендә инде күп тапкырлар куелуына карамастан, халык аны барыбер көтеп ала һәм бик яратып карый, чөнки әлеге тамашада күтәрелгән мәхәббәт, дуслык, яшьлек, авыл тормышы темалары беркайчан да үз актуальлеген югалтмый.
...Авылда эш кайный. Көннәрнең берсендә күмәк хуҗалыкка яңа белгеч – Сандугач (Ләйсән Шәрипова) исемле агроном кыз килә һәм авыл егетләрен үзенә гашыйк итә. Өч тугры дус – Зөлкарнәй (Фәнил Маннанов), Бытбылдык (Ильвир Әхияров) һәм Хәниф (Марсель Мохтаров) шулай ук чибәркәйнең мәхәббәтен яуларга омтыла. Ә үткер Сандугач үзенчә хәйлә кора... Колхоз рәисе Сәйдә (Алина Сәлихова), Шифабикә инәй (Гөлнәфис Мостафина) образлары да яшьләрнең уй-кичерешләрен, тормышка мөнәсәбәтләрен тамашачы күңеленә җиткерү өчен бик урынлы һәм мөһим. Шуны да әйтергә кирәк, һәр артист үз ролен бик уңышлы башкарды, автор тарафыннан бирелгән хис-кичерешләрне, уй-мәгънәне тамашачыга тулысынча җиткерә алды.
Артистлардан тыш, спектакльнең уңышлы килеп чыгуына, әлбәттә, авыл биләмәсе мәдәният хезмәткәрләре Гөлфия Потапова, Клара Хафизова, Светлана һәм Илфат Локмановларның да көче салынган.
Тамашаны караганнан соң, шуны да аерып әйтеп үтәсе килә. Күмәк сәхнәләрдә мәктәп яшендәге егет-кызларыбызның да катнашуы – аеруча куанычлы, чөнки мондый театр фестивальләрен үткәрүнең төп бурычларының берсе – ул күпмедер дәрәҗәдә булса да, яшь буыннарда сәнгатькә мәхәббәт уяту! Тозлыкушлыларның быелгы чыгышы шушы яклап та зур ихтирамга, рәхмәт сүзләренә лаек.