

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы эшчәннәренең 2021 елгы хуҗалык елын йомгаклау һәм агымдагысына эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Хисап җыелышын идарә рәисе – муниципаль район Советы депу таты Фәнис Радик улы Маннанов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә күзәтелгән чорда якты дөньядан бакыйлыкка күчкән хуҗа лык әгъзалары һәм хөрмәтле вете раннарның истәлеге бер минут тын торып хөрмәтләнелде. Артабан хуҗалык елы барышын да төрле сәбәпләр белән әгъзалык тан чыгучылар һәм коллективка яңа кабул ителүчеләр исемлеге расла нылды. Кооперативколхоз идарәсенең 2021нче хуҗалык елындагы эш чәнлеге йомгаклары белән аның рәисе Фәнис Радик улы Маннанов саннар белән дәлилләп җентекле таныштырып үтте. Хуҗалык карамагындагы 8753 гектар авыл хуҗалыгы мәйданнары ның 6369ын сөренте җирләр тәш кил итә. Узган елда шуның 2800 гектарында бөртекле культуралар – 177 гектарда уҗым арышы, 310 гектарда көзге бодай, 850 гек тарда язгы бодай, 250 гектарда карабодай, 150 гектарда солы, 963 гектарда арпа, 100 гектарда бор чак үстергәннәр. Техник культура буларак 100 гектарын көнбагыш биләгән, мал азыгы культуралары 3550 гектарда игелгән. Үтә корылык лы һава торышы шартларында һәр гектардан уртача 15,2 шәр центнер төшем белән барлыгы 40732 цент нер ашлык үстереп алуга ирешкән нәр. Бу исә үзләрен җитәрлек күләм дә ярыйсы ук кондицияле чәчү ор лыгы һәм малларны фураж белән тәэмин итәргә, пай җирләреннән файдаланган өчен исәпләшергә, хезмәт хакы исәбенә теләүчеләргә ашлыклата алу мөмкинлеге туды рырга һәм дәүләткә сатарга мөм кинлек биргән. Бөртеклеләр уңышы алдагы елдагыдан икеләтә әзрәк булса да, сату хакы югары булу аркасында һәрбер центнер иген сатудан хуҗалык кассасына 222 шәр сум файда килгән. Көнбагыш уңышы шактый мул (18,9 ар цент нердан барлыгы 1891 центнер) булып, аны сатудан 3 миллион 532 мең сум табыш кергән, бу культураны игүнең рентабельлелеге 37,3 про цент тәшкил иткән. Кышлату чорына 6610 центнер печән, 19700 центнер сенаж, 62213 центнер силос, 13258 центнер са лам – барлыгы 2460 центнер (фураж белән бергә 37380 центнер) мал азыгы хәзерләнелгән. Һәр шартлы мал башына бу уртача 18,28 әр центнер (фураж белән – 29 ар центнер) азык берәмлеге, дигән сүз. Басучылык тармагы елны 21,6 процент рентабельлелек күрсәткече белән тәмамлаган (2020 елда 48,5 процент булган). Алдагы уңышка нигез итеп көздән 165 гектарда арыш, 287 гектарда бодай чәчелгән, 8800 центнер 13 репродукцияле язгы культуралар орлыгы тупланган, 3546 гектар мәй даннар сөрелеп калдырылган, шак тый гына минераль ашламалар һәм химик утау, корткычларга каршы эшкәртү үткәрү өчен препаратлар алып куелган.
(Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.)