ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Төрлесеннән
24 Марта 2022, 05:55

Биләмә халкы ихтыяҗларын күзаллап

Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Үрнәк авылы Советы авыл биләмәсенең дүртенче чакырылыш Советының чираттагы унтугызынчы утырышы эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, биредә эшчәнлек җәелдергән оешмаучреждениеләр җитәкчеләре, районның авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары һәм эшләр идарәчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башка чакырылучылар катнашты.

Биләмә халкы ихтыяҗларын күзаллапБиләмә халкы ихтыяҗларын күзаллап
Биләмә халкы ихтыяҗларын күзаллап

Аны Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: 1.Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең 2021 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында. 2.2021 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе Советы эшчәнлеге турында. 3.Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә полициянең участок уполномоченные Ревенер Миңнислам улы Әхмәтҗановның эшчәнлеге турында. 4.3 санлы округтан сайланылган Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе Советы депутаты Айдар Рафаэль улы Мөдәрисовның депутат эшчәнлеге турында. Былтыр Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән күпкырлы эшчәнлек йомгаклары турында биләмә хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова һәр тармакка аерым тукталып, җентекле мәгълүмат җитерде. Муниципаль район хакимияте, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов һәм җаваплылыгы чикләнгән “АиФ” җәмгыятенең коммерция директоры Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, муниципаль район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов, шулай ук булдыклы эшкуарлар, крәстиян-фермер хуҗалыклар һәм туган җиренең чын патриотлары булган башка якташлары белән берлектә башкарылган игелекле гамәлләр, төзү-төзекләндерү, авыллар инфраструктурасын ныгыту гамәлләре – һәммәсе дә биләмә ихтыяҗларына ярдәм итә, биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга китерә, дип ассызыклады ул һәм һәммәсенә дә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Башкарылганнарны барлау белән беррәттән ул агымдагы һәм киләсе елларга алда торган бурычларда тукталды, һәммәсен дә берлектә нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итәргә чакырды. Биләмә Советының эшчәнлеге турында аның рәисе урынбасары Булат Фәнис улы Хасбулатов хисап тотты. Депутатлар хакимият һәм Совет эшчәнлеген бертавыштан хуплап уңай карарлар кабул иттеләр. Узган елда биләмә территориясендә хокук тәртибе тантанасы, җинаятьчелеккә һәм кагыйдәләр бозуларга каршы көрәш, төрле мут бәндәләрдән саклану мөһимлеге, дәүләт һәм халык милке сакланышы турында полициянең участок уполномоченные Ревенер Миңнислам улы Әхмәтгәрәев тәфсилләп җиткерде һәм бу җәһәттән киләчәктә дә берлектә эшлиячәкләренә ныклы ышаныч белдерде. Биләмә Советы депутаты Айдар Рафаэль улы Мөдәрисовның үз эшчәнлеге турында хисап чыгышы да җылы кабул ителде һәм бертавыштан хупланылды. Йомгаклау сүзе белән чыгып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев әлеге биләмәдәге эшчәнлекне мактап телгә алды һәм киләчәктә дә халык белән берлектә биредәге барлык мәсьәләләрне хәл итүдә зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас