ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
24 март 2022, 06:35

Күңелләре изгелектән тулышкан

Бакалы психоневрология интернаты филиалы – Рәҗәп авылындагы өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны стационарда хезмәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәрвакыт игътибар һәм хәстәрлек үзәгендә тотыла. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган һәм пациентларыбызның һәркайсы үзләренә күрсәтелгән хезмәт төрләреннән үтә канәгать.

Күңелләре изгелектән тулышканКүңелләре изгелектән тулышкан
Күңелләре изгелектән тулышкан

 Дөньякүләм пандемия барышында алар һәммәсе дә коронавирус чиренә каршы вакцина алдылар һәм күрелгән барлык санитар-эпидемиологик саклану чаралары аркасында бу чирне йоктыручылар бездә күзәтелми. Чирнең аеруча көчәйгән чорында хезмәткәрләре[1]без биредә пациентлар белән бергә берничәшәр тәүлек әйләнәсенә булды һәм хәвефле мәлне бергәләп исән-имин үткәреп җибәрделәр. Бу җәһәттән тәрбияләнүчеләребезне дә, хезмәткәрләребезне дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усмановның эчкерсез юмарт ярдәме өчен ихлас рәхмәт җиткерәсе килә. Азык-төлек, башка кирәк-яраклар белән дә өзеклек булмады. Даими ярдәмчебез – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов та безне ихлас хәстәрлегеннән ташламый, тәрбияләнүчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә даими игътибар күрсә- теп тора. Аңа да рәхмәтләребез чиксез. “Картлык шатлык булсын” (“Старость в радость”) программасы чикләрендә унсигез тәрбияләнүчебез бушлай күзлекләр белән тәэмин ителде. Юмарт йөрәкле райондашларыбыз – төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр төрле яклап даими ярдәм күрсәтеп торалар. Аларга да бары рәхмәт сүзләре генә җиткерәбез. Район мәдәният йорты хезмәт-кәрләре – бездә даими көтеп алынган кунаклар. Еш кына бирегә килеп, матур концерт номерлары белән сөендереп торалар. Һәр чыгышлары өлкәннәребезнең күңеленә май булып ята, яшәү көче өсти. Аларны һәрчак: “Тагын да килегез, көтәбез”, – дип озатып калалар. Үз чиратыбызда без дә сәхнә осталарыбызга рәхмәт сүзләренә кушылып, ихлас теләкләр юллыйбыз. Юмарт йөрәкле, хәстәрлекле барлык якташларыбызга эшләрендә артабан да уңышлар, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын.

Автор:Гөлназ Гыймаева, штаттан тыш хәбәрчебез
Читайте нас