

22 мартта Яшьләр үзәгенең “Без – бергә!” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары район үзәге урамнарыннан үтеп баручыларга “Бәхетле тормышта наркотикларга урын юк” дигән наркотикларның зарары тасвирланган махсус белешмәлекләр таратты. 23 нче мартта өстәмә белем бирү педагогы Ю.Г.Хәкимова Аблай урта мәктәбенең өлкән сыйныфлары өчен наркомания проблемасын актуальләштерүгә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга юнәлдерелгән сыйныф сәгате үткәрде. Ул уен форматында үтте. Чара барышында аркоманиягә каршы көрәш турында социаль видеоролик күрсәтелде, “Сез наркотикларның зыяны турында нәрсә беләсез?” дигән конкурс раминкалары, шулай ук “Хәвеф зонасы” дигән темага брейн-ринг үткәрелде. Укучылар әлеге тема буенча үз фикерләрен актив белдерделәр.
Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара һәм бу зур хәвеф тудыра. Акция әхлак принципларына һәм яшьләрне наркотикларның тискәре йогынтысыннан саклау бурычына нигезләнгән иде. Яшүсмер чак һәммәсе өчен дә җиңел генә, сизелмичә үтми. Ул – динамик халәтлелек чоры. Алардагы күп кенә физиологик һәм психик процесслар тотрыклы булмый. Бу яшьтә кеше бик сизгер һәм нечкә күңелле. Яшүсмерләр үз гаиләләрендәге проблемаларны чит кешеләрдән яшерергә тырышалар, шуның нәтиҗәсе буларак үзләренә сыеныр урын таба алмыйлар, күңел төшенкелегенә биреләләр, депрессия барлыкка килә. Класс сәгате шундый хәлләрдән чыгу ысулларына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.