Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Каразирек мәдәният йортында “Сердәшләр” клубы әгъзалары белән берлектә онытыла башлаган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру” фольклор кичәсе уздырылды. Кышкы озын кичләрдә татар хатын-кызлары бер-берсенә кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр һәм кул эшләренә осталыкларын күрсәткәннәр. Яшь кызлар сөлгеләр, пәрдәләр, сөеклеләренә кулъяулыклар чиккән булсалар, ә өлкәнрәк хатын-кызлар йон эрләү, шәлләр, оекбашлар, бияләйләр бәйләү белән мәшгуль булган. Шунда ук аулак өйләрдә төрле уеннар да оештырылган, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, җырлап һәм биеп күңел ачканнар.
Көнкүреш әйберләре, кул эшләре, өй җиһазлары ярдәмендә биредә традицион татар йорты күренеше булдырылды. Чарада катнашучылар милли киемнәрдә “Йөзек салыш”, “Миңлебай”, “Буяу сатыш”, “Утыр-утыр”, “Мәликә” кебек халкыбызның яраткан уеннарын уйнадылар, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Бәйрәмне оештырганда мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга мөмкин кадәр күбрәк күңелле ял минутлары бүләк итәргә, чарадан тик уңай тәэссоратлар калдырыруга бар тырышлыкларын салдылар. “Татар халкының җәүһәрләре” күргәзмәсендә тәкъдим ителгән милли киемнәрдәге курчаклар, чигелгән сөлгеләр, ашъяулыклар, пәрдәләр, чигүле аяк киемнәре дә кичәгә ямь өстәде. Җыр-моңга, шаян сүзгә оста булган каразиреклеләрнең мәдәният йортында кич буе уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Бу чараны олысы-кечесе дә яратып кабул итте.
Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне барлап, искә төшереп, әби бабаларыбыздан сораштырып яшь буынга тапшыру, аларга күркәм гореф-гадәтләребезне өйрәтү, үрнәк күрсәтү – рухи тәрбия чарасы булып тора. Элек-электән татар халкы тегәргә, чигәргә яраткан, биеп, җырлап, уйнап күңел ачкан. Киләчәк буын, яшьләребез милли бизәкләребезне белеп, күреп үссен һәм өйрәнсен, дигән изге теләктә яши каразиреклеләр.
Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Каразирек мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.