ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
24 март 2022, 06:00

Республика Башлыгы Донецк шәһәренә барды

20 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донецкига барды һәм Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Денис Пушилин белән эшлекле очрашу үткәрде.

Аның йомгаклары буенча ике республика арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында коммюнике кабул ителеп, бу документка кулимзалар куелды. Документка ярашлы, хезмәттәшлекнең төп юнәлештәре булып сәүдә-икътисади, шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм мәдәниәт өлкәләрендә бәйләнешләрне ныгыту, фәнни-техник хезмәттәшлек билгеләнә. Моннан тыш, республика җитәкчеләре катнашлыгында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров белән Донецк шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Кулемзин Уфа һәм Донецк арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Аңа ярашлы, хәзер безнең төбәк башкаласы һәм Донецк тугандаш шәһәрләр була. Шушы ук көнне Радий Фәрит улы Донбасста яшәүчеләргә Башкортстан халкы җыеп җибәргән гуманитар ярдәмне тапшырды. Республикадан бу атнада икенче тапкыр җибәрелгән мондый колонна 18 мартта Уфадан кузгалып, Донецк, Луганск һәм Петровское шәһәрләрендә яшәүчеләргә кирәкле 100 тоннага якын әйберләр алып килде. Был юлы азыктөлек белән 800 кг. башкорт балы да китерелде. Шулай ук республика Башлыгы бу көнне Донецк Халык Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник территориаль медицина берләшмәсендә дә булды. Анда башка медицина хезмәткәрләре белән бергә Башкортстаннан да ирекмән табиблар хезмәт сала. Әлеге вакытта Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында безнең республика клиник дәвахәнәсеннән, республика табиблык-физкультура диспансерыннан, Уфаның 13, 5 санлы һәм Октябрьский шәһәре дәваханәләреннән, Сибай, Бакалы һәм Туймазы үзәк дәваханәләреннән 10 табиб һәм 3 шәфкать туташы эшләй. Медицина хезмәткәрләре авыруларны һәм яралы хәрбиләрне дәваларга ярдәм итәләр. Радий Фәрит улы Башкортстаннан килгән табиблар белән аралашып, аларга гражданлык билгеләнеше һәм Донбасстагы коллегаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: "Башинформ" агентлыгы порталы

Республика Башлыгы Донецк шәһәренә барды
Республика Башлыгы Донецк шәһәренә барды
Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас