

14-30 март көннәрендә районыбызның театр коллективлары арасында “Театр язы – 2022” бәйгесе уза. Авыл биләмәләренең үзешчән артистлары тамашачылар һәм жюри хөкеменә берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлеклерәк спектакльләр сәхнәләштерә. Әлеге язмабыз – Яңа Балтач һәм Тайняш мәдәният йортларында үткән театр бәйрәме хакында.
Сәхнә ветераны, режиссер Зәбирә Сәлимова җитәкчелегендәге яңа балтачлыларның иҗади төркеме Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның “Йөрәкләр кушкач” дип аталган пьесасын тәкъдим итте. Былтыргы театр фестивалендә беренчелекне яулаган артистлар быел да авылдашларын күркәм тамаша белән сөендерде. Ничә еллар дәвамында инде үзләренең сәхнә осталыгын күрсәтүче Даниил Гайсин (Галләмгир), Әнгам Әхмәтов (Салих), Резеда Хәмәдиярова (Гайшә), Тәгъзимә Мөхәммәтдиноваларның (Нәфисә) сәхнә түренә һәр чыгуын халык көчле алкышлар белән каршы алып тора.
Иҗат коллективына яңа көчләр дә өстәлүе аеруча шатландыра. Театр сәнгатенә беренче адымнарын ясаган Ринат Ибраһимов (Наил), Юлия Гаязова (Ләйлә), Эльвира Гайсина (Мөгълифә), Миләүшә Гәрәева (Наилә) башкарган рольләр дә тамашачы тарафыннан яхшы кабул ителде. Шулай булуы билгеле инде, чөнки халык өчен алар – иң беренче чиратта авылдашлар, күршеләр, дуслар, туганнар. Тамашага җыелучылар көчле алкышлар белән аларга дәрт-дәрман биреп торды, шулай булганда гына артистларга дулкынлану хисен җиңүе дә уңайлырак.
Спектакльләрне карап утыруы гына җиңел, ә аның үз дәрәҗәсендә үтүе өчен бик күп эшләр башкарырга туры килә, чаршау артында ниләр булганын гади тамашачы кайчак белеп тә бетерми. Флүзә Ханова җитәкчелегендәге Яңа Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләре бу яктан шактый зур эш башкарган. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, уку йортлары студентлары, хуҗабикәләр белән тыгыз бәйләнештә торалар һәм аларны шушындый киеренкеле дәвердә сәхнәгә җәлеп итә алу мактауга лаек, дияр идем мин.
Ә инде Тайняш авыл биләмәсенең театр коллективы, шаян пьесаларны сәхнәләштереп һәр ел уңыш яулый. Быелгы фестивальгә алар язучы Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” дип аталган водевилен сайлаган.
Спектакльне сәхнәләштергәндә рольләрнең артистларның яшь һәм характер үзенчәлекләренә карап туры китерә алу – тамашаның уңышка лаек булуының беренче шарты Ә Тайняш мәдәният йорты җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хәмидуллин һәм режиссер вазыйфасын башкарган Ләлә Шәймәрдәнованың күпьеллык иҗат тәҗрибәсе бар, шуңа күрә дә театрның төп кануннары белән бик яхшы таныш алар.
“Яшел эшләпә” пьесасының эчтәлеге исә түбәндәгедән гыйбарәт. Киңтугай авылында гомер итүче ялгыз хатын Хупҗамалның (Гүзәлия Сәлихова) сеңлесе Гөлбикә (Элина Әширкәева), һөнәри-техник училищены тәмамлагач, апасы янына кайта. Төпле генә эш урыны булмаган Сәйфи (Рамил Галиуллин) исемле егет әллә ничә тапкыр үзенең сөюен белемле яшь кызга белдерсә дә, тегесе кире кага. Моннан тыш, күмәк хуҗалыкта атлар караучы Хәкимҗан да (Илдар Хәмидуллин) Хупҗамалга гашыйк икән, аның үзенә кияүгә чыгуын теләп, Камилә (Гүзәл Ханова) исемле яучы карчыкны да яллый. Әсәр шушы ике парның булачак мәхәббәт, гаилә тарихын тасвирлый да инде.
Декорацияләрнең күркәм һәм уңайлы булуы, музыкаль яктан бизәлешнең яхшы оештырылуы артистларның уйнавына ярдәм итеп тора, чөнки пьеса авторы тарафыннан тамашачыга җиткереләсе фикерләр шушы кечкенә детальләрнең дөрес һәм урынлы кулланылуына да бәйле.
Олы сәхнәләргә чыгып, авылдашлар һәм жюри каршысында чыгыш ясаулары – ул һәрвакыт дулкынландыргыч. Шулай булуына карамастан, тайняшлыларның “импровизация” дигән төшенчә белән таныш булулары бик сөендерде, көтелмәгән хәлләрдә дә алар үз рольләреннән тайпылмыйча, уйнауларын дәвам итте. Ә бу исә – театр артисты сәләтенең иң яхшы сыйфаты! Афәрин!
Яңа Балтач һәм Тайняш авыл биләмәләренең иҗат коллективларына арытаба да уңышлар телибез. Авылдашларын берсеннән-берсе гүзәл тамашалар, матур концертлар, кызыклы мәдәни чаралар белән шатландырып торсыннар. Авыллар халкыннан булган сәләтләрегезне яшереп ятмыйча, мәдәният йортына килүегезне сорап калабыз, сәхнә түрләрен як йолдыз булып сез дә балкыгыз.