ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
24 март 2022, 06:45

Туберкулездан саклан!

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу һич очраклы түгел.

Туберкулездан саклан!Туберкулездан саклан!
Туберкулездан саклан!

 Моннан 128 ел элек нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны барлыкка китергән микроблар – туберкулез таякчылары табылуы турында хәбәр итә. Бүгенге көндә дөньяда туберкулез белән ешрак 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр чирли. Ел саен 3 млн. бу авырудан җәфа чигүчеләрнең гомере өзелә һәм 40 млн. кешедә әлеге чир ачыкланып, исәпкә алына. Көнкүреш шартлары түбән булган илләрдә бу чир аеруча киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт һәм башка шундый факторлар туберкулез авыруы таралуның төп шарты булып тора. Русиядә 1991 елга кадәр бу хәвефле чир белән авыручылар саны кими барды. Чөнки илдә аны кисәтү өчен балалар һәм өлкәннәр арасында планлы рәвештә махсус чаралар үткәрелде. Социаль һәм икътисади үзгәрешләр үпкә авыруларының артуына да китерде. Хәзерге медицина туберкулез инфекциясен тулысынча дәвалый ала. Әмма аны башлангыч чорында ук ачыклауның әһәмияте зур. Авыруга никадәр иртәрәк диагноз куелса, ул шулкадәр уңышлырак дәвалана. Туберкулезны йоктыру юллары Авыру кеше микробларны әйлә нәтирәгә йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә төкерек кисәкчекләре белән тарата. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша үтеп керә. Организмның саклану көче җитәрлек дәрәҗәдә югары булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда тупланып, авыру китереп чыгара. Инфекция чыганагы белән бер бүл[мәдә (өйдә яки эштә) даими очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү бу инфекция белән чирләүгә этәргеч булып тора. Авыруның гомумбилгеләре Кешеләрдә ешрак үпкә туберкулезы ачыклана. Аның иң беренче билгесе – тән температурасы күтәрелү. Авыру кеше әкренләп ябыга, еш тирләүчән була. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда күзәтелә. Авыруның башлангыч чорында ук каты ютәл сизелгәли, тора-бар ул көчәя һәм какырык бүленә бушларга мөмкин. Бу – туберкулезның ачык стадиясе башлануы билгесе. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруының бик тиз көчәеп китүенә булышлык итә. Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагы булып тора. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкәне тарката һәм ютәлләгәндә бронхлар аша һавага бүленә. Авыруны ачыклау ысуллары Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасын ясатып яки лаборатор юл белән ачыкларга мөмкин. Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң һәркем елга бер тапкыр флюорографик тикшерү үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Соңгы елларда табиблар анти- биотикларга бирешмәүче туберкулез турында чаң кага. Инфекциянең бу формасы авыру дәвалануны ахырына кадәр җиткермәгәндә, табиб билгеләгән даруларны вакытында һәм дөрес кабул итмәгән очракларда килеп чыга, ягъни таякчыклар “чыныга”. Бу очракта инфекцияне дәвалау бик озакка сузыла, көчлерәк һәм кыйммәтлерәк дарулар кулланырга кирәк була. Шуңа күрә туберкулезны дәвалау бары тик табиб контролендә генә башкарылырга тиеш. Әлеге авыруга каршы көрәштә тәү чиратта БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет – ягъни авыруга каршы торучанлык тора. Шуңа да әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин булуын аңласыннар иде. Авыруны кисәтү аны дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк бит. Организмның табигый каршы торучанлыгы да булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тарту – болар барысы да туберкулезга киртә булып тора. Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Моның өчен иң мөһиме – аны башлангыч чорында ачыклау. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шулай булса гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка барырга ашыгачак. Медицинаның тәү максаты – чирне вакытында кисәтү. Әгәр кеше үпкә чиренең билгеләре, аның ничек таралуы турында мәгълүматлы булса, ул бу авырудан саклану ысулларын да беләчәк.

Фото: https://www.grozny.tv/news/day-in-history/36910

 

 

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас