

Бөек Ватан сугышы тынып, илебездә тыныч тормыш төзи башлаган мәлдә – 1947 елның 15 мартында Чакмагыш авылында дөньяга килгән ул. Кечкенәдән бар нәрсә белән кызыксынып, күпне белергә омтылып, зирәк булып үсә Закуан. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә төпле белем һәм өлгеле тәрбия алып үсүе өчен гомер буена әлеге белем йортына рәхмәт хисләре саклый. Башлангыч сыйныфларда ук тәүге укытучысы Гайниямал Гарифуллина анда төгәл фәннәргә кызыксыну уята алган. Артабан математика фәненә сөюне ул Мәхмүт Кинзинда һәм югарырак сыйныфларда Флүрә Гәрәевада ныгыта һәм аларны, башка фәннәрдән белем биргән остазларын беркайчан да онытмаячак. Урта белем турында аттестат алган елда ул район элемтә узелында электромеханик булып эшләп ала. Мәктәптә һәм төрле түгәрәкләрдә алган төпле белеме аңа бу эштә дә тиз арада осталык яуларга булышлык итә. 1966-1968 елларда ул Ерак Көнчыгыш хәрби округында илебез алдындагы изге бурычын намус белән үти. Ул елларда рух ныклыгына ия Фәнис Әмирханов. Туган җирдән яшәү көче алып булуын, бик күп кирәкле сыйфатлар үзләштерүен бүген дә горурлык белән искә алып сөйли. Демобилизацияләнеп кайткач, ул Уфа нефть эшкәртү заводына оператор булып урнаша. Эшендә намуслылыгы, инициативалылыгы, ачыклыгы белән аерылып торган егетне күрә-бәһалый беләләр – биредә хезмәт салган егерме алты ел эчендә ул өлкән оператор, нормалаштыру буенча инженер, хезмәт бүлеге начальнигы, генеральный директорның икътисад буенча урынбасары вазыйфаларына кадәр күтәрелә. Бер үк вакытта читтән торып Уфа нефть институтының икътисад факультетында югары белемгә ия була. Илебез корылышы үзгәреп, икътисади авырлыклар кичергән мәлдә ул “Башнефтехим” акционерлар җәмгыятендә икътисад һәм хезмәт хакы түләү бүлеге начальнигы (1996-1998), артабан “Химпром” дәүләт унитар предприятиесенең генеральный директорының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары буларак үзен яхшы әзерлекле белгеч һәм җитәкче итеп таныта. 2002-2004 елларда “Лукойл” компаниясендә дә җаваплы вазыйфа үти. 2004 елдан алып хаклы ялга киткәнче “Нефтеавтоматика” предприятиесе директоры була. Закуан Мәсгуть улы намуслы хезмәт елларында бергә эшләгән якташлары – Чакмагыш районы вәкилләрен дә җылы сүзләр белән хәтерли. Техник училище тәмамлап юнәлтмә белән эшкә килгән яшьләр – Чуптыдан Рәвис Имаев, Сыйрышбаштан Ришат Диваев, Чакмагыштан Фидрат Гыйрфанов һәм Валентина Куликова артабан белемнәрен камилләштереп, югарырак вазыйфаларга үрлиләр. Уфа нефть институтыннан соң килгән белгечләр – цех начальнигы Илдус Гайсин, тәүдә ОКС начальнигы, артабан нефть эшкәртү заводы директорының төзелеш буенча урынбасары Айдар Латыйпов, бүлек начальнигы Элеонора Әрдиева, лаборатория начальнигы Әлфия Латыйпова һәм башка якташларыбыз белән кулга-кул тотынышып хезмәт үрләре яулаган еллары беркайчан да хәтереннән җуелмаячак. Закуан Мәсгуть улы эшли дә, белемен дә камилләштерә тора. 1995 елдан ул икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә иясе дә. Тырыш хезмәте өчен, әлбәттә, илебез, республика күләмендә күп санлы Почет грамоталары, Мактау һәм Рәхмәт хатлары шактый җыела. Ә иң зур бүләк итеп ул гомерлек яры Лена Лотфрахман кызын исәпли. 1952 елның 1 июлендә Тозлыкуш авылында Бөек Ватан сугышы яугире, биредәге электә бүлекчәсе начальнигы Лотфрахман Фәйзрахман улы Диваевның эшчән гаиләсендә туган Лена Бөре медицина техникумын тәмамлап, тәүдә Яңа Каръяуды фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташы була. Артабан Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында кичке бүлектә белемен күтәрә. Тәүдә терапевт, артабан рентгенолог һәм УЗИ табибәсе булып эшли, 2002 елдан югары категорияле табибә исемен йөртә. 2020 елдан хаклы ялда. Ул да тырыш хезмәте өчен Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыкларының күп санлы Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе. Шушы матур гаиләдә ике ул һәм бер кыз тәрбияләнеп үстеләр. Өлкәннәре Алик 1970 елда, Эдуард – 1974 елда һәм Әлфия 1983 елда туганнар, өчесе дә Уфа дәүләт нефть-техник университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Аликның гаиләсендә ул һәм кыз үсә, Эдуардның ике кызы бар, Әлфия Мәскәүдә төпләнгән. Эдуардның өлкән кызы Диана Мәскәүдә юридик академия тәмамлап, эшли башлаган, кече кызы Лиза финанс университетының I курс талибәсе. Бәхетле гомер көзен Закуан Мәсгуть улы белән Лена Лотфрахман кызы Уфа шәһәренә терәлеп үк торган поселокта үз йортларында кичерә. Җәйләрен бакчада, йорт арасында булашалар, кышлары саф һавада физик күнегүләр белән үтә. Бакчаларында төрле җиләк-җимеш сөендерә, өстәвенә умарта һәм кош-корт асрау белән дә мавыгалар. Балалар-оныклар кайтып тулса, йорт-ихаталары тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп китә. Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәү аларга яңа көч, дәрт өсти. Әлбәттә, туган як белән дә даими элемтәне өзмиләр. Ата-бабалар җирендә үзләре генә түгел, балалары да зур рух күтәренкелеге тоя, канатланып, чәмләнеп китәләр. Чакмагыш җирендә туып-үскәннәрнең һәммәсе дә шундый икәнлеге бәхәссез.