ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
25 март 2022, 04:35

Изгелектән күңел тулышканда

Район үзәк дәваханәсендә Республика кан бирү станциясе хезмәткәрләре чакыруны кабул итеп, үз ирке белән кан бирергә теләүче кешеләрнең күп булуы сөендерде-димәк, безнең арабызда киң күңелле кешеләр бар икән әле.

Изгелектән күңел тулышкандаИзгелектән күңел тулышканда
Изгелектән күңел тулышканда

Кан биреп чыгучылар һәркайсы күңелләренә ниндидер җиңеллек табып, сөенеч белән чыгуларын дәлилли. “Кан бирергә барырга күптән тели идем, Уфага барырга юл төшмәде. Үзебезгә килсәләр, Ходай кушса, калдырмыйм,дигән ниятем күптәннән борчыды. Аннан минем канымның берәрсенә файдасы тисен генә – бәлки кемнеңдер гомерен саклап калыр. Аллага шөкер, ниятем кабул булды,” – дип сөенде беренче тапкыр кан биргән  райондашыбыз.

         “Ике көн дәвамында Чакмагыш үзәк дәваханәсендә планлы чара – Донорлар көне үткәрелде. Без хәзер ешрак, 4 ай саен киләчәкбез. Тапшырылган кан махсус саклауга салына Донорлар биргән кан җентекләп тикшерелә. Әгәр аларда барысы да яхшы булса, дәвалау оешмасына  бирелә. Бу чарага  200дән артык чакмагышлы килгән иде. Үз чиратыбызда, аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алда мондый чаралар тагын да яхшырак оештырылыр, безгә дә  уңайлыклар күп булыр, дигән өметтә калабыз” – диде күчмә бригаданың медицина регистраторы Светлана Леонидовна Әсәдуллина.

         Үз каны белән авыруларны савыктыруга өлеш кертергә теләүче физик яктан сәламәт булган, үзебездә моны эшләргә өлгермәгән барлык изге күңелле якташларыбыз һәр көнне дүшәмбедән алып җомгага кадәр, 8.00-13.00 сәгатьләрдә, Уфа шәһәренең Батыр урамы  41/1 адресы буенча кан алу станциясенә барып, кан тапшырып, кемгәдер ярдәм итә алалар.  

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас