ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
25 март 2022, 07:05

Әти-әниләр үзләрен мәктәп укучылары ролендә сынап карады

Бердәм дәүләт имтиханы һәм чыгарылыш имтиханнары чоры –  укучыларның белемнәрен генә түгел, ә аларны ныклыкка, түземлелеккә сынау вакыты да.

Әти-әниләр үзләрен мәктәп укучылары ролендә сынап карадыӘти-әниләр үзләрен мәктәп укучылары ролендә сынап карады
Әти-әниләр үзләрен мәктәп укучылары ролендә сынап карады

 Шуның өстенә имтихан тапшыру таләпләре дә елдан-ел катгыйлана бара.  Аңа уку елы башлангач та әзерләнә башлау мөһим. Укучыларга гына түгел, ә ата-аналарга да. Тиздән унберенче сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын тапшырырга туры киләчәк. Күбрәк балл җыйган саен югары уку йортларга  кергәндә конкурслы сайлап алуны узу җиңелрәк булуы һәркемгә дә мәгълум. Билгеле, балаларга хәзер әти-әниләре  ярдәме бик кирәк. 24 мартта  район Чакмагыш гимназиясендә  “Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясе узды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы буенча оештырылган акция быел илебездә 6нчы тапкыр үтте.  Бу көнне ата-аналар үзләрен укучылар ролендә сынап, үз балалары урыннарында  БДИның бөтен процедурасын – имтихан пунктына узудан –   нәтиҗәләрен алганчы узуын карау мөмкинлеген алды. Быел аларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган варианты тәкъдим ителде. Ата-аналардан тыш, бу көнне сынау имтиханын тапшыру мөмкинлеге җәмәгать эшлеклеләренә, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм теләгән һәркемгә дә бирелде. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерү, халыкны имтихан процедурасы белән яхшырак таныштыру максатыннан үткәрелә.

Чара барышында сынау тотарга килүче әти-әниләр БДИда теркәлү һәм аудиторияләрдә имтиханда катнашучыларны утырту ничек оештырылуы, БДИда катнашучыларның эш урыннары, БДИ үткәрүнең объективлыгын контрольдә тоту ничек оештырылуы, имтихан пунктларында эпидемиологик хәвефсезлек чаралары ничек үтәлүе, контроль үлчәү материалларын  бастыру һәм сканерлау ничек узуы белән шәхсән якыннан таныша алды.

Имтихан тапшырып карау БДИның төп этабы таләпләренә тулысынча туры килә: ишек алдыннан ук ата-аналарның тән температурасы үлчәнде һәм куллар  антисептик белән эшкәртелде.  Артабан алар теркәлү үтте.  Телефон һәм шәхси әйберләрне тапшырып, имтихан алды контроле уздылар һәм мәктәпнең тамаша залында җыелдылар. Гимназия директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм имтиханнар үткәрү пункты җитәкчесе Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, имтихан тотып караучы әти-әниләрне сәламләп, аларга тапшыру тәртибе турында сөйләде.  Үз чиратында Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина да имтихан тапшыручыларга төпле киңәшләр  җиткерде, балаларга ярдәм итәргә өйрәтте, уңышлар теләде.

Артабан барлык ата-аналар да имтихан тапшыру өчен үз аудиторияләренә озатылды.

 

Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче”  гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас