

Шушы көннәрдә янә бер шундый шатлыклы хәбәр килеп иреште. Татар мәдәниятенең Самара шәһәрендә үткән Халыкара “Мирас” фестиваль-конкурсында катнашкан якташыбыз – җыр-моңнары белән район тамашачысының лаеклы хөрмәтен яулаган Чакмагыш беренче урта мәктәбенең музыка укытучысы АЛИК МАРАТ УЛЫ НӘБИУЛЛИН мәртәбәле жюри тарафыннан иң яхшы башкаручыларның берсе булып танылып, “Вокал” номинациясендә җиңүче булды һәм I дәрәҗәле лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
Шунысын да әйтүеп үтү урынлы булыр дип уйлыйбыз: Русия Федерациясенең, Татарстан Республикасының һәм Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыклары оештырган бу бәйгедә Русиядән генә түгел, чит илләрдән дә килгән катнашучыларның башкару осталыгын Венера Әхәт кызы Ганиева, Идрис Мөдәрис улы Газиев, Рөстәм Мәҗит улы Асаев һәм башка мәртәбәле җырчылар һәм музыка белгечләрен берләштергән жюри әгъзалары билгеләде.
Без якташыбызны Халыкара бәйгендә зур җиңүгә ирешүе белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да бары тик әлегедәй зур иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез.