+28 °С
Болытлы


Бу чара танылган якташыбыз – данлыклы Чакмагыш хоккеена нигез салучы, танылган тренер һәм спортчы, берничә буын район спортчыларының хөрмәтле остазы Фидрат Абзал улы Гыймаевның якты истәлегенә багышлап оештырылды. Анда Имәнлекул, Калмашбаш, Тайняш урта мәктәпләре хоккейчылары һәм Яңа Балтач белән Юмаш урта мәктәпләренең җыелма командасы уенчылары осталыкта, җитезлектә ярышты.
Чәмле ярыш барышында Имәнлекул урта мәктәбе командасы җиңүче титулына, Яңа Балтач һәм Юмаш урта мәктәпләренең җыелма командасы – икенче, Калмашбаш командасы уенчылары өченче призлы урынга лаек булды. Яшь хоккейчыларга татлы призларны танылган якташыбызның кызлары Эльза Фидрат кызы һәм Луиза Фидрат кызы тапшырды.