- Хәвефсезлекнең төп кагыйдәсе – боз өслегенә чыгу, елга өсләрендә уйнап йөрү, гомер өчен куркыныч белән яный икәнен аңлату.
- Балаларның үзе белән һәрчак элемтәгә чыгу җайланмасы булырга тиеш, бәла-казага эләксә, нәрсә эшләргә кирәклеген белүләрен кайгырту зарур.
Әгәр инде боз ватылып, суга төшеп киттегез икән:
- нык итеп кычкырыгыз, ярдәмгә чакырыгыз;
- су астына төшеп китмәс өчен кулларыгызны киң җәегез;
- кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм көчегезне бетермәгез;
- артык авырлыктан котылыгыз – мәсәлән, рюкзакларыгызны салыгыз (төпкә тартмас өчен).
Боз өстенә суга баткан җирдән кире чыга алган очракта да үз эзләрегез буенча шуышып кына яр буена юл тотарга кирәк.
Сак булыгыз,балаларыгызны хәвеф-хәтәрләрдән саклау-сезнең кулда!