ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
3 апрель 2022, 07:00

Рамазан аенда Аллаһ рәхименә ирешә алмаган кеше бәхетсез

Әгузү билләһи минәшшайтанир-раҗим. Бисмилләһир- рахмәәнир-рахим! Әлхәмдүлилләәһи раббил галәәмиин. Вәс-сәләтү вәс-сәләмү галә расүлиһи Мөхәммәдин вә галәә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн.

Рамазан аенда Аллаһ рәхименә ирешә алмаган кеше бәхетсезРамазан аенда Аллаһ рәхименә ирешә алмаган кеше бәхетсез
Рамазан аенда Аллаһ рәхименә ирешә алмаган кеше бәхетсез

 Безне, адәмнәрне, бу дөньяга күркәм кыяфәттә яралткан, киң рәхмәте-шәфәгате белән бүләкләп, туры юлга бастыручы рәхим-шәфкатьле Бөек Раббыбызга мактау булсын. Барыбыз да көтеп алган Рамазан ае башлана. Планетаның бар мөселман өммәте өчен куанычлы һәм зарыгып көтеп алынган ай ул. Чөнки бу айда Аллаһ Тәгаләнең кешеләр өчен булган рәхим-шәфкате, фазыйләте һәм яхшылык- саваплары аеруча күп. Рамазан аеның өстенлекләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә болай ди: “Минем өммәтем Рамазан аенда башка бер өммәткә дә бирелмәгән биш аерым өстенлек белән бүләкләнә: ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ каршында мускус исеннән дә өстенрәк, авыз ачканчыга кадәр хәтта судагы балыклар да Аллаһтан ураза тотучы өчен. ярлыкау, гөнаһларының гафу ителүен сорап ялваралар, Рамазан аеның һәр көне җәннәткә тагын да ямь өсти һәм Аллаһка: “Минем сөекле колларым авыр йөкләрен ташлап, синең каршыңа килеп басачак көнгә кадәр вакыт якын”, – ди. Икенче хәдисендә сөекле Пәйгамбәребез: “Рамазан аенда Аллаһның игътибары сезгә юнәлтелә. Ул аерым рәхим-шәфкать җибәрә, гөнаһларны гафу итә, догаларны кабул Аллаһка үзегезнең изгелек-яхшылыкларыгызны күрсәтегез. Рамазан аенда да Аллаһ ризалыгына, рәхименә ирешә алмаган кеше аеруча бәхетсез”, – ди. Бу хәдисләрдән барыбыз да шуны аңларга тиешбез: бу айда кылган гөнаһларыбыз өчен Аллаһ Тәгаләдән мөмкин кадәр күбрәк гафу итүен сорарга, дога кылырга тиешбез. Ул бу айда ялваруларны кабул итә. “Аллаһ Тәгалә өч кешенең догасын кабул итәр һәм кире какмас: алар – ураза тотучы, гадел җитәкче һәм рәнҗетелгән кеше”, – диелә бер хәдистә. Алда әйтеп үтелгән янә бер хәдискә әйләнеп кайтыр идем. Анда Рамазан аенда да Аллаһ ризалыгына, рәхименә ирешә алмаган кеше аеруча бәхетсез, диелә. Кешеләр өчен бик күп фазыйләт-изгелекләре һәм Аллаһның рәхим-шәфкате булган, гөнаһлар гафу ителгән шушы айны да бик күп як- ташларыбыз гөнаһлар кылып һәм ваемсыз халәттә үткәрә. Һәм бу безне аеруча хафаландыра. Рамазан аенда барлык гөнаһлардан да баш тартырга кирәк. Алар ислам дине тарафыннан бу айда гына түгел, башка айларда да тыелса да, бу айда ул тыю аеруча катгыйлана. Рамазан аенда һәр мөселман башка айларда тыелмаган гамәлләрдән баш тартып тора: ураза ва- кытында ашау-эчүдән тыелып тора. Рамазан ае дәвамында кеше кушылганнардан тыелып, башка вакытта ислам дине тарафыннан тыелган гөнаһларны кылу дәвам итсә, бу сәер булыр иде. Шуңа да Рамазан аенда гөнаһлардан тыелу аеруча мөһим. Бу изгелекле айда алдашудан, кеше сөйләүдән, талашудан (Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, әрепләшү-низаглардан аеруча тыелырга кушкан, кем дә булса Рамазан аенда талаш башларга әйтсә, без ураза тотуыбызны әйтергә һәм, әлбәттә, бернинди дә бәхәсләргә юл куярга җыенмавыбызны әйтергә тиеш бу- лабыз), хәрәм булган азык ашаудан, хәләл булмаган юл белән акча эшләүдән, кешеләргә зыян китерерлек гамәлләр кылудан, колларга һәм кул астындагы хез мәткәрләргә алар башкара алмаган катлаулы эшләр кушудан аеруча катгый тыелырга тиешбез. Тагын шуны да онытмаска кирәк: Рамазан – ураза ае. Ураза тота алып та моны эшләмәгән кешеләр бик күп. Ураза тотып Аллаһка табынуны бер генә гамәл дә алыштыра алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисендә ураза – кешенең яклаучысы, саклаучысы, диелә. Шуңа да кешеләр өчен бар яклап та: рухи яктан да, хәтта медицина күзлегеннән дә аеруча файдалы булган ураза тоту мөмкинлегеннән баш тартырга ярамый. Аллаһ Раббыбыз безнең барлык игелекле гамәлләребезне һәм ниятләребезне, табынуларыбызны һәм изге омтылышларыбызны кабул итсен иде. Аллаһ Тәгалә бу айны барыбыз өчен дә иң зур файда белән үткәрергә һәм үзенең рәхиме-шәфагәте белән ярлыкау турындагы барлык ялваруларыбызны ка- бул итәргә насыйп итсә иде. Аллаһ Тәгалә бу айда рухи яктан да, Раббыбызны бар, бер дип тану, аңа табыну ягыннан да тагын да яхшырак булырга насыйп әйләсә иде.

Автор:Дилшод Касыймходжаев, район имам-мөхтәсибенең имам-наибы.
Читайте нас