

Бүгенге көндә Имәнлекул авыл мәдәният йортының “Хыял” һәм Чакмагыш район мәдәният йортының “Замандашлар” театрлары “халык” исемен йөртә.
Беренчесе 1960нчы елларда оеша һәм 1987 елда ул коллективка “халык” исеме бирелә. Шушы дәвер эчендә үзешчән артистлар татар-башкорт драматурларгының пьесаларын сәхнәләштереп, тамашачы ихтирамын һәм күптөрле бәйгеләрдә уңышлар яулый.
Быел “Алтын тирмә” фестивалендә катнашыр өчен имәнлекуллыларның “Хыял” театры Әминә Яхинаның “Каерылмасын канатлар” мелодрамасын сайлаган. Бу әсәр драматургның тәүге иҗат җимеше булуына карамастан, актуаль темалар күтәрелүе белән үзенә җәлеп итә. Аның әсәрләре хәзерге катлаулы дөньябызны дөрес һәм төгәл чагылдыруы, заман пульсын сизгер тотуы, тормышчанлыгы белән отышлы. Мәхәббәт һәм нәфрәт, ялгызлык һәм ташланган балалар, сугыш тарафыннан сындырылган язмышлар, изгелек һәм явызлык турында уйланырга мәҗбүр иткән бу мелодрама һәрвакыт үз тамашачысын таба. Тик моның өчен әле сәхнә әсәренең яхшы язылуы гына җитми, ә көчле режиссер да таләп ителә. Күп еллар мәдәният тармагында хезмәт салып, иҗат тәҗрибәсе булган, әлеге вакытта Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын башкарган Разалия Лиф кызы Хафизова бу эшкә курыкмыйча алына, янында ныклы терәкләре – тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Хафизов (Сәлим ролен башкарды), мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда Сәлимгәрәева (Хөмәйрә образы), Илдар Камалов (тавыш һәм ут операторы, рәссам) булганда аеруча уңышлы килеп чыга.
“Хыял” театры каршында шулай ук “үрнәкле” балалар театр коллективы да эшләп килә, төрле елларда шушы төркем составында чыгыш ясаган егет-кызлар хәзер үзләре үк дәрәҗәле “халык” театрын данын бәйгеләрдә яклый. Сүзебез – әлбәттә, Нәзирә ролен башкарган Гөлназ Асылова хакында.
Театр сәнгатенә беренче адымнарын ясаучы Әлфир Гобәйдуллин (Хәниф), Миләүшә Солтанова (Алсу), Әлмир Бигнов та (Илшат) үз образларын тулысынча ачып, автор тарафыннан салынган тирән уй-мәгънәләрне авылдашлары күңеленә җиткерә алды.
Район мәдәният йортының “Замандашлар” театрының да бай тарихы бар. Узган гасыр уртасында оешкан бу коллектив белән төрле елларда БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхулла Баембитов, Мөстәкыйм Мөлеков, Тәвис Нуриев (аның режиссерлык дәверендә мактаулы “халык” исеме яулана), Хәтиф Хәбибрахманов, Ривенер Гобәев җитәкчелек итә.
“Замандашлар” быел башкорт драматургы Наил Гаетбаевның “Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга” дип аталган ике пәрдәле комедиясен сайлаган.
Мәдәният йортлары бары тик универсаль һәм төрле сәхнә осталыгын башкара алган кешеләрне берләштерә. Районыбызның төп иҗат учагы Гөлназ Сәлимова, Гөлшат Галләмова, Гөлнара Шәймиева, Илсөяр Габдрахманова, Айгөл Кәримова, Денис Мансуров, Вадим Нуриев, Рәсим Батыргәрәев кебек җырлый да, бии дә, спектакльләрдә дә уйный белүче хезмәткәрләре белән бәхетле. Киңкырлы эшчәнлек алучы бу яшьләребез сәнгатьнең һәр төрендә дә катнашып, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгып ясап, призлы урыннар яулый.
Алар катнашлыгында үткән спектакльнең уңышлы килеп чыгуында тагын да бик күпләрнең тырыш хезмәте салынган. “Замандашлар” театрының рәссамы Эдуард Якупов декорацияләр булдыру, аларны җыю-урнаштыруга көч салган булса, Дамир Фәйзуллин яктылык операторы, Резеда Әхмәтова белән Люба Хисаметдинова режиссер ярдәмчесе вазыйфасын башкарды.
Спектакльләрнең тамашачылар күңеленә тәэсир итү көчен күп очракта дөрес язылган, иҗат ителгән музыка да тәшкил итә. “Халык” исемен йөртүче ике коллектив өчен дә көйләрне, җырларны әзерләү һәрвакыттагыча район мәдәният йортының музыка бүлеге җитәкчесе, үзешчән композитор Урал Гатауллин иңнәренә төште.
Районыбызның “Хыял” һәм “Замандашлар” театрларының тормышы, аларның бүгенгесе һәм киләчәге турында әңгәмәләшү, яңа спектакль үрнәкләрен карау өчен 28 март көнне Чакмагыш якларына Башкортстан Республикасы Халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча методисты Тәнзилә Сәгыйть кызы Калмурзина да килгән иде. Үзешчән артистларыбызның чагу тамашаларын ул да бик яратып кабул итте һәм фикер алышулардан соң ике коллективыбызның да мактаулы “халык” исемен арытаба да йөртергә хакы барлыгын хәбәр итте, эшләрендә югары уңышлар, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләп калды. Иманыбыз камил, “Замандашлар” да, “Хыял” да театр сөюче якташларыбызны яңадан-яңа спектакльләре белән шатландырып торачак әле!