

Үрнәклеләр быел башкорт драматургы Наил Гаетбаевның «Синнән фатир, миннән ир» дип исемләнгән комедиясенә алынганнар.
Спектакльнең сюжеты да шактый мавыктыргыч: Фәрзәнә (Киндеркүл мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Гәрәева) һәм Зәйтүнә (Үрнәк авыл китапханәчесе Зөлфия Низамова) торак шартларын яхшырту максатыннан гадәти булмаган карарга килә. Үз ирләрен Әнсар (Фәгыйль Исланов), Мидхәтне (Көсәкәй клубы җитәкчесе Рәсүл Сафиуллин) Нәҗибә белән Хәбирә исемле хатыннарга (Аблай мәдәният йорты хезмәткәрләре Лида Шәяхмәтова, Гөлназ Ибраһимова) тапшырып, фатирлы булырга хыяллана...
Спектакльдә катнашкан һәр артист үз геройларының образларын һәм характерларын уңышлы тапшыра алды. Авылдашларына тирән комизм һәм үткен мәзәкләр, тормыш зирәклеге һәм җылы хисләр, оптимизм һәм рухи күтәренкелек белән тулы эчкерсез спектакль бүләк иттеләр алар.
Режиссер вазыйфасын башкарган Үрнәк мәдәният йорты җитәкчесе Роза Габделисламова һәм аның ярдәмчесе Лилия Мәҗитова тарафыннан әсәрне сәхнәләштерүгә зур көч салынган, ә сәхнә бизәлеше – Ринат Низамов һәм Илдар Габделисламовларның тырышлыгы.
Театр коллективы үз биләмәләрендәге Аблай, Көсәкәй, Киндеркүл мәдәният йортларында да чыгыш ясаган һәм якташларына күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән. Шушы уңайдан Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова артистларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм арытаба да иҗади уңышлар теләде.
22 март көнне Рапат авыл биләмәсенең “Хәят” театр түгәрәге әгъзалары Хәмдия һәм Сөләйман Латыйповларның "Ана күңеле – балада" комедиясен күрсәтте.
Пьесада сурәтләнгән вакыйгалар безнең көннәрдә бер авылда бара. Төп геройлар булган Зифа (хаклы ялдагы укытучы Рида Шәйморатова) һәм Асия (мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова) күршеләр булып яши. Беркөнне алар Гөлбикәдән (техник хезмәткәр Дилә Гайнетдинова) авылга шәфкать туташы булып эшләргә яшь кыз Луиза (Рапат авыл хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгеч Айгөл Латыйпова) килүен ишетә. Икесенең дә өйләнмәгән уллары бар, шуңа күрә Зифа һәм Асия теләсә нинди юллар, гамәлләр, хәйләләр белән аларны бу кызга өйләндерү ысулларын эзли. Нәтиҗәдә, Луизаның шәһәрдә яшәүче сөйгән егете булуы һәм аның янына китүе ачыклана. Әмма ике “ут күрше”нең маҗаралары моның белән генә тукталмый, чөнки авылга тагын бер яшь укытучы килә…
Рапатлылар театр фестивальләрендә һәрдаим уңышлы чыгыш ясый, район халкын төрле үзенчәлекле сәхнә әсәрләре белән шатландырып тора. Һич кенә дә икеләнмичә әйтергә була, театр – бу якларда халык тарафыннан яратып һәм сөенеп кабул ителгән сәнгать төре ул. Рапат артистларының үз рольләрен талантлы уйнаулары тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да бик канәгать калдырды. Моның исә ачык бер дәлиле – ул озак һәм көчле алкышлар.
Комедиянең шулай уңышлы килеп чыгуы – ул, әлбәттә, бик күпләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе! Гөлфинә Ишморатова режиссер, мәдәният йорты җитәкчесе Илдар Галиев декоратор, китапханәче Ирина Кинҗәбаева тавыш операторы, техник хезмәткәр Альбина Галләмова гример-реквизитор вазыйфаларын намус белән башкарып чыкты.