

Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, уяна башлый. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карларны тарату – язгы иң мөһим эшләрдән санала. Буген район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре әйләнә-тирәне кардан арындыру һәм урамнарны җыештыру өчен күмәкләп өмәгә чыктылар. Әлеге чарадан безнең редакция коллективы да читтә калмады. Биредә яшәүчеләр кулларына көрәк һәм лом тотып якын-тирә территорияләрне кар һәм боздан чистарттылар, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыйдылар. Әлеге өмәләр безнең районда традициягә әйләнде дияргә мөмкин. Әйләнә-тирәбездә чисталык урнаштыру буенча өмәләр киләсе атналарда да булачак. Бу өмәләр хезмәт коллективларындагы хезмәткәрләрнең тагын да дус, бердәм булуына ачык мисал .