

Чөнки андыйлар гомернең каде- рен аңлап яши белә, язмыш куйган сынауларны да җиңелрәк үткәрә, хәсрәтен эше белән баса, башкаларны зарланулары белән аптыратмый, тормыш ваклыкларына игътибар да итми кебек. “Игенче”гәзите редакциясендә эшләп хаклы ялга чыккан Рәзифә Сәхапованы үз-үзенә юл ярып максатына ирешкәннәр сафына кертер идем. Оптимист булуы, ачык күңеллелеге белән беренче караштан ук ихтирам уята ул. Журналист һөнәрен сайлавы һич кенә дә очраклы түгел. Әлбәттә, һөнәр сайлауда укытучылары-остазларының да йогынтысы зур була. Тәүдә Яңа Балак сигезъеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Рәфыйкова укучысындагы әзме-күпме сәләтне күреп, шуны үстерергә омтыла. Берчак укытучы сыйныфташлары кушамат тагып, «Сәхап Урайский» дип ирештергәнгә гарьләнеп елаган укучысына игътибар итә: “Юкка күз яшеңне түгәсең, зур язучы исеме белән атап йөртүләре горурлык кына, ләбаса. Синдә дә сәләт барлыгы сизелә, иншаларны матур язасың. Әйдә, район гәзитенә мәкалә язып карыйбыз. Охшаса, бастырып та куярлар”,– ди. Беренче мәкаләсен язуы да кызыклы. Урманлы авылда үскән кызның сайлаган темасы да шундыйрак була: “Байбулаттан килеп каеннарны кыралар, авыл Советы чара күрми”, – дип язып та җибәрә. Күп тә үтми язмасы басылып та чыга. Күңеле үсеп, тагын яза. Анысында: “Авылга кино китермиләр, Яңа Балак халкын әллә санга сукмыйлар – айга бер, кайда бер килгән киноны карап гомеребез үтте инде,”– дигән сүзләр тезелгән була. Авыл Советы, колхоз идарәсе биш километр ераклыктагы Рәҗәп авылында урнашканлыктан, тәнкыйтъ хәбәрләре язучының кем икәнен озак кына ачыклый алмый ап- тырыйлар. Өлкәннәр арасында мондый исем-фамилиядәге кеше юк. Укучы бала дияр идең, “гомеребез үтте инде” дигән сүз бар. Кызның бишенче сыйныфта укый башлаган чагы була. Ниһаять, гаеплене табалар, өлкән агайлар өйгә килеп сөйләшәләр, кисә- тәләр, хәтта юк эш белән шөгыльләнмә, дип киңәшләрен бирәләр. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңламый да, тыңламый да. Хәер, табигатьтән кил- гән сәләткә киртә булмыйдыр да. Рәҗап урта мәктәбендә укый башлагач, сыйныф җитәкчесе Зәкия Габитованың район үзәгенә, редакциядә оештырылган «Яшь хәбәрчеләр мәктәбе»нә җитәкләп йөртүләре дә, язганнарын хуплап-мактап торулары да талантының бөреләнә башлавына сәбәп булгандыр. Мәктәпне тәмамлау белән район типографиясенә гәзит басучы булып урнаша. Бераз стаж һәм акча туплагач, Уфа полиграфия училищесына укырга керә. Аннан инде Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укый, Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый. Рәзифә Гали кызын хезмәтенең тәүге елларыннан ук беләм, эшчәнлеге, ирешкәннәре күз алдымда. Фотохәбәрче, хатлар бүлеге мөдире булды. Аннан инде хаклы ялга чык-канчы иң җаваплы һәм тынгысыз саналган – авыл хуҗалыгы, сәнәгатъ һәм икътисад бүлге мөдире вазыйфасын башкарды. Төрле тармак эшчәнлегенең үзенчәлеген белеп яктыр- ту өчен заманнан калышмаска кирәк. Һәр яңа сорт, һәр техника, гомумән, басучылык, терлекчелек тармакларындагы һәр яңалыкны белеп баруга зур игътибар бирде ул. Бу җәһәттән белемен күтәрү, һөнәри камиллеккә ирешү өчен тырышты. Аның кебек төрле жанрларда бердәй уңышлы эшләгән, хәтта бер номерга берничә кызыклы, фәһемле, тирән фикерләргә бай материаллар биргән журналистлар, булса да, сирәктер. Аның эшчәнлеге һәрчак макталды. Район хакимияте тарафыннан игълан ителгән конкурсларда ул беренче премиягә лаек булды. Җир ресурсларыннан файдалану һәм саклау буенча җир мөнәсәбәтләре реформасы мәсьәләләрен актуаль яктыртканы өчен Башкортстан Республикасы Җир ресурслары һәм җир корылышы буенча дәүләт комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тематикасы буенча Бөтенрусия мәгълумати-агарту проекты кысаларында оештырылган «Моя земля – Россия» конкурсында катнашып, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министр- лыгының Рәхмәт хатына лаек булды. «Кызыл таң» иҗтимагый-сәяси һәм Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты белән берлектә үткәргән «Ихата күрке –хезмәттә» конкурсында икенче урынны алуы да якташыбызның зур җиңүе булып кабул ителде. Әйе, район гына түгел, республика матбугатында да олы хезмәте «Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълумат хезмәткәре» дигән мәртәбәле исем белән бәһаланды. Төрле елларда ирешкән казанышлары аны күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы намуслы хезмәтләре өчен” билгесенә лаек итте. Журналистның оста каләме күпме кешеләрне уңышлы хезмәткә дәртләндерде, югары максатларга ом- тылдырды, ә бит дәрт-омтылышлар олы җиңүләргә китерә. Район хезмәтчәннәренең һәр уңышында дияр- лек редакция хезмәткәрләренең роле дә гаять зур ул. Укытучы, завуч булып хезмәт юлымны башладым. Күп тә узмый Иске Калмаш авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайландым. Бер ел да үтмәде, КПССның Чакмагыш райкомы секретаре булдым. Берничә елдан Чакмагыш район Советы рәисе вазыйфасына үрләтелдем. Район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе итеп сайлангач, район хатын-кызлар советы рәисе дә булгач, җаваплылык тагын да артты, яшьләр һәм өлкәннәрнең төрле проблемаларын хәл итүдә, тәрбияви әһәмияте зур булган чаралар үткәрүдә көч һәм вакыт белән исәпләшми эшләргә туры килде. Кыскасы, районның иҗтимагый тормышында кайнап яшәлде. Һәрвакыт редакция хезмәткәрләре белән ты- гыз бәйләнештә булдым. Чөнки райондагы хәлвакыйгаларның үзвакытында яктыртылып, халыкка җиткерелеп баруы бик мөһим. Бюро, президиум һәм башка рәсми чара материалларының вакытында эш- кәртелеп бирелә баруы, үткәрелгән чараларның да киң яктыртылуы эшчәнлекне нәтиҗәле итте. Ә бит күп чаралар кичке сәгатьләрдә узды, төнге рейдлар оештырылды.Нинди генә сәгатьтә кайтса да, Рәзифә Га- ли кызының иртәгәсенә мәкаләсе язылган, гәзиткә бирергә әзер иде. Ничек өлгергәндер ул? Авыл бәйрәмнәре үткәрү, ике авыл яшьләрен кавыштыру, өлкәннәр һәм яшьләр арасында эчкечелеккә каршы кө- рәш, гаиләләр иминлеген тәэмин итү һәм башка чараларга зур игътибар бүленде. Район юбилейларына материаллар әзерләгәндә дә журналистлар ярдәменә таяндык. «Ватандаш» журналына да районыбыз тормышы турында күләмле материаллар бирелде. Рәзифә Гали кызының әдәби иҗат эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Аның шигырьләрен укып сокланган чагым булды. Әмма ул: “Шигырь – күңелдәгесен әйтеп бирү, аларны үзем өчен генә язам”, – дип, матбагаларга тәкъдим итми. Хикәя, повестьлар язып, каләм көчен арттыра. Моннан берничә дистә еллар элек үк яшь язучыларның Стәрлетамакта үткән конференциясендә дә аның иҗаты югары бәһа ала һәм китап итеп чыгаруга тәкъдим ителә. Хикәяләре “Китап” нәшриятында чыккан “Акчарлак” альманахында урын алды. Әмма Рәзифә Гали кызы үз язмаларын нәшер итүгә караганда башка каләм тибрәтүчеләрнең талантын үстерүгә күбрәк игътибар бирә. Озак еллар инде район иҗатчыларын туплап тота. Бүген ул җитәкләгән Марис Нәзиров исемен йөрткән “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары зур уңышларга ирешә, осталык бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулый, язмалары республика гәзит-журналларында да даими урын ала, сәхнәләрдә укыла, республиканың танылган җырчылары да безнең;авторлар иҗатына мөрәҗәгать итә. Берләшмәнең һәвәскәр композиторлары, уенчылары, җырларны башкаручылары бар. Рәзифә Гали кызы редакциядә ки- таплар чыгару турында күптәннән хыяллана иде. Берләшмә әгъзаларының язмаларын халыкка җиткерү теләге белән янды һәм моның тормышка ашачагына бик нык ышанды. Ә безнең өчен бу чынга ашмаган теләк кебек иде. Чөнки гәзит техникасы белән китап чыгарып булмаганлыгын беләбез бит. Аның алдан күрә белү- чәнлеге таң калдырды. Башкортстан Республикасы «Чакмагыш мәгълумат үзәге» редакция- нәшрият комплексы аның тәүге «Сынама мине, язмыш!» китабын чыгарды. Күп тә үтми авторның Бөек Ватан сугышы каһарманы, якташыбыз Минзаһит Әхияровка багышланган «Тамьян бөркете» дигән китабы дөнья күрде. Бүген исә берләшмә иҗачыларының да китап- лары даими басыла. Дистәгә якын китап чыгарган авторлар бар. Әйткәндәй, берләшмә җитәкчесе буларак, ул иҗат алышуга-аралашуга да игътибар бирә. Заманында Фәрит Суфияров җитәкчелегендәге Яңавыл язучылар оешмасы үткәргән чараларда да катнашты. Шулай ук Илеш, Дүртөйле районнарындагы әдәби берләшмәләр әгъзалары белән очрашулар үткәрелеп, гәзит битләрендә яктыртылды. Ә инде пандемия чорын- да аралашулар чикләнгәч, заман техникасы эшкә җигелде. Әдәби дәресләрне онлайн аша үткәру, язмаларны төркемгә куеп танышу – фикер алышулар камиллеккә юл ача. Ә бит бер-береңнең иҗаты белән кызыксыну, уй-максатлар белән бүлешү уңышка китерә. Рәзифә Сәхапованың язучы, Наҗар Нәҗми исемендәге премиясе лауреаты Илдус Тимерханов белән берлектә иҗат иткән «Базы буе бөдрә тал» публицистик китабы республика журналистларының Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек булды (Моңа кадәр ул Вазих Исхаков исемендәге премия лауреаты булган иде инде). Китап Башкортстан Республикасында «Ти-рә-як мохитне саклау елы»нда, илебездә экологик яктан имин булган тормыш һәм хезмәт шартларында конституцион хокукларын тулырактәэмин итү, табигатьне саклау, тор- мышны ямьләндерүне-сафландыруны активлаштыру чорында, көн кадагына сугып язылган иде. Язларын шомырт, балан, алмагач чәчкәләренең баш әйләндергеч хуш исенә чумган, көзләрен җиләк-җимеше белән сөендергән, кышларын аклыкка-сафлыкка төренгән авылда туып үскәнгәдерме, Рәзифә Гали кызының язганнары хискә бай, геройлары – үзебезнең кешеләр. Аның хикәяләрен укыганда таныш йөзләрне күргәндәй буласың, таныш язмышлар белән очрашасың. Язганнарында үз кичерешләре, хәл-вакыйгалар өчен борчылулары һәм куанычлары чагылыш таба. Ул туган җиребез, аның игелекле хезмәте белән дан-шөһрәткә лаек булган кешеләре турында район буенча язылган китап-энциклопедияләр чыгаруда, фотолар белән бизәлешенә лаеклы өлеш кертте. Аның иҗатында тагын бер мөһим үзенчәлек бар: ул моңа кадәр һичкем кагылмаган темаларга мөрәҗәгать итә. Бу җәһәттән дистәләрчә еллар дәвамында җыелган материалларын тупланмалар итеп чыгаруга зур көч сала. Интернациональ бурычын ахыргача үтәгән, хәтта моның өчен җанын фида кылган батыр якташларыбыз турында истәлекләр изге һәм кадерле. Утлы юллардан үткән райондашларыбызның исемен мәңгеләштергән “Әфган – безнең йөрәк ярасы” һәм бар дөньяны тетрәткән Чернобыль фаҗигасе, Семипалатинскидагы атом-төш полигоны һәм шул мәхшәрдә катнашкан чакмагышлыларның үзләрен аямый фидакарьлек күрсәтүләрен буыннарга тапшыру максатыннан язылган « Чернобыль: дәвернең сагышлы һәйкәле” дигән китап-тупланмалары яшьләрне ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия. Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләре әгъзасы Рәзифә Гали кызы әле дә сафта, кулыннан каләмен төшерми, алга куйган максатлары зурдан. Район гәзитенең 90 еллыгы уңаеннан, Башкортстан китап палатасы матбугат архивындагы материалларны тирәнтен өйрәнеп, “ “Игенче”гә мәдхия” дигән тупламаны тәмамлап басмага тапшырды. Анда гәзит тарихы, хезмәткәрләр һәм хәбәрчеләр турында язмалар урын алган. Озак еллар буена тупланган тәҗрибәсе тагын да изге эш – җир кешесен хөрмәтләү-данлауны үзәккә куйган “Чакмагыш икмәге”дигән тупланманы нәшер итүгә этәргеч ясый. Китапта төрле елларда авыл хуҗалыгы сәясәте тасвирлана. Төрле чорларда шул хәл-вакыйгалар агышында кайнаган, районда авыл хуҗалыгының уңышлы бүгенгесенә лаеклы өлеш керткәннәр турында мавыктыргыч, фәһем алырлык язмалар үткәннәрне күзалларга мөмкинлек бирә, горурлык хисләре тудыра. “Тиргә батып иген иксәң, данланырсың җырларда!” дигән бүлектә әдәби берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре урын алган. Гомумән, Рәзифә Сәхапованың хезмәтләре тәрбияви әһәмияткә ия. Алар һәммәсе киң катлам укучыларга тәгаенләнә, мәдәни-әдәби чаралар үткәргәндә мәгьлумати кулланма буларак та әһәмиятле. Шуңа да районның барлык китапханәләренә, музейларга таратыла. Аңа арытаба да уңышлар, сәламәтлек телим.