ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
13 апрель 2022, 15:10

Балалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә багышланган ай кысалаларында

Дөньяның күп кенә илләрендә ел саен апрель балаларга көч куллануны булдырмау ае дип игълан ителә.

Балалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә багышланган ай кысалаларындаБалалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә багышланган ай кысалаларында
Балалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә багышланган ай кысалаларында

Бу вакытта бөтен җирдә балаларны көч кулланудан яклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Зәңгәр тасма – балаларга рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш символы. Чакмагыш районындагы Гаилә хезмәте “Апрельнең зәңгәр тасмасы” халыкара акциясенә кушылып, балаларны саклау һәм яклау кирәклеген искәртүгә юнәлтелгән төрле чаралар үткәрүне планлаштырды. Гаилә хезмәте психологлары һәм белгечләре лекторийлар, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашулар үткәрәчәк. Бүгеннән биредәге хезмәт коллективы балалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә каршы хәрәкәтне символлаштыручы зәңгәр тасмаларны күкрәкләренә такты һәм райондашларыбызга акция турында мәгълүмат тарата. Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш районындагы Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас