ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
14 апрель 2022, 15:10

Республика конкурсында катнаштылар

Бүген Чакмагыш үзәк китапханәсендә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр гражданнар арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча республика конкурсы узды.

Республика конкурсында катнаштыларРеспублика конкурсында катнаштылар
Республика конкурсында катнаштылар

 Конкурсны оештыручылар – Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе,   “Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте”  иҗтимагый оешмасының республикадагы бүлекчәсе һәм Чакмагыш муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе. Чарада районның инвалидлар һәм ветераннар җәмгыяте әгъзалары дүрт конкурс биремендә җаваплар табуда катнашты. Алар “Разминка”, “Тарих һәм сайлаулар”, “Сайлаулар турында закон”, “Тавыш бирү процедурасы” биремнәрендә  сайлау хокукы һәм сайлау процессына кагылышлы төрле сорауларга җавап бирделәр һәм һәр дөрес җаваплар өчен жетоннар алдылар.

Чакмагыш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе М.М. Гыймаева, район ветераннар советы рәисе  И.Г. Еникеев һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе  Г.Ф.Гыйльванова  составындагы жюри конкурсантларның җавапларын бәяләде.

Конкурс ахырында җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

 

Автор:
Читайте нас