

Аның чикләрендә Чакмагыш Башкортстан аграр-технология көллияте филиалында районыбызның 9 сыйныф укучыларына таныштыру экскурсиясе оештырылды һәм биредә уку процессы, шулай ук белем бирү йортына кабул итү тәртибе һәм шартлары, кабул ителәчәк белгечлекләр һәм һөнәрләр исемлеге турында тулы мәгълүмат җиткерелде. Укучыларны кабинетларда, мастерскойларда укытучылар, мастерлар һөнәрләр белән якыннанрак таныштырдылар һәм аларның авыл хуҗалыгы өчен бик мөһим булуын билгеләп үттеләр. Пешекче, бухгалтер, тракторчы, шофер, һәм башка һөнәрләр районыбыз өчен бик актуаль булуына басым ясадылар. Автотрактодромда күрсәтелгән мастер-класслар чарада катнашучыларга аеруча ошады. Язманың тулы варианты белән "Игенче" гәзитендә танышырга була.