ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
18 апрель 2022, 11:20

Дустанә һәм тату яшәү символы

Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле дустанә һәм тату яши. Аларның һәрберсенең үзенең тарихы, йолалары бар. Ә милли киемнәр исә – халыкларның үткәнен, бүгенгесен чагылдыручы гасырлар буе сакланып килгән изге ядкарьләр ул. Шушы рухи үзенчәлекләрне саклап калу өчен республикабызда 2020 елдан алып Милли кием көне үткәрелә. Бәйрәм уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрендә күп төрле чаралар оештырылды.

Дустанә һәм тату яшәү символыДустанә һәм тату яшәү символы
Дустанә һәм тату яшәү символы

Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле дустанә һәм тату яши. Аларның һәрберсенең үзенең тарихы, йолалары бар. Ә милли киемнәр исә – халыкларның үткәнен, бүгенгесен чагылдыручы гасырлар буе сакланып килгән изге ядкарьләр ул. Шушы рухи үзенчәлекләрне саклап калу өчен республикабызда 2020 елдан алып Милли кием көне үткәрелә. Бәйрәм уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрендә күп төрле чаралар оештырылды.

15 апрельдә район мәдәният йорты алдындагы мәйданга төрле авыллардан милли киемнәрдә якташларыбыз җыелды. Биредә алар өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде.

Очрашуны Балалар сәнгать мәктәбенең Әфидә Халикова җитәкчелегендәге “Йолдызлык” вокал ансамбле кече Ватаныбызны данлаган “Башкортстан – туган җирем” җыры белән ачып җибәрде.

Арытаба “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең солистлары “Милләтләр дуслыгы” композициясен тәкъдим итте. Бу мизгелдә исә бәйрәмдә катнашучылар да тик тормады: мәйданны тутырып, алар да әйлән-бәйлән оештырды, урыс, чуваш, татар, башкорт көйләренә кушылып, рәхәтләнеп биеп күңел ачты. Күмәк бию вакытында тамашаны алып баручылар тарафыннан Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең “Мин – россиянмын” шигыре төрле телләрдә яңгырады. Чынлап та, әлеге әсәр – күпмилләтле Русия халкының бердәмлеген чагылдыручы символ дәрәҗәсенә әверелгән иҗат җимеше дә!

Милли кием көнен үткәрүнең төп максатларының берсе – ул, әлбәттә, киләсе буыннарга мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне тапшыру. Бу җәһәттән районыбызның мәдәният учреждениеләрендә, шул исәптән Балалар сәнгать мәктәбендә шактый зур эшләр башкарыла.

Бәйрәм концертында яшь артистларыбызның чыгышлары тамашачылар тарафыннан аеруча көчле алкышларга күмелде. Рәйлә Нуриханова, Нәфисә Әшәрәпова, Эльза Сәетгәрәева, Гөлшат Галләмова җитәкчелегендә балалар бию коллективлары башкаруындагы башкорт, урыс, мари, заманча биюләре очрашуның ямьле бизәкләре булды. Зур сәхнәләргә ныклы адымнары белән килүче җырчы кызларыбыз Дарина Мәкъсүтова һәм Аделина Хафизованың милләтара дуслык, дөнья тынычлыгына багышланган җырлары да бик актуаль яңгырады.

Бәйрәм концертында шулай ук сәхнә осталары Эльвир Халиков, Регина Хәмәтшина, Нәфисә Әшәрәпова, “халык” исемен йөртүче “Березка” урыс вокаль ансамбле (җитәкчесе  Гөлнара Шәймиева) һәм “Сеспел” чуваш фольклор ансамбле (В.Фомина) чыгыш ясады, аларның дәртле җырларын да тамашачылар бик яратып кабул итте.

Көн салкынча һәм болытлы булуына карамастан, Милли кием көненә багышланган бәйрәмдә катнашучыларның күңелләре чиксез шатлык, горурлык хисләре белән тулы иде. Үз милләтебезгә һәм үз халкыбызга булган мәхәббәт, хөрмәтебез иң беренче чиратта шул милли киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә булган уңай мөнәсәбәттән башлана да инде.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас