ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
18 апрель 2022, 08:55

Гаиләләрне борчыган сораулар бардыр

Башҡортстанда 14 апрельдә 10.00 - 17.00 сәгатьләрдә «Аек авыл-2021» республика конкурсы шартларына ярашлы, Бердәм гаилә консультацияләре көне уздырылды. Бу көнне безнең районның Каразирек авылында бердәм гаилә консультацияләре көне үтте. Гаилә хезмәте вәкилләренә ярдәм, киңәш сорап күпләр мөрәҗәгать итте.

Гаиләләрне борчыган сораулар бардырГаиләләрне борчыган сораулар бардыр
Гаиләләрне борчыган сораулар бардыр

Башҡортстанда 14 апрельдә 10.00 - 17.00 сәгатьләрдә «Аек авыл-2021» республика конкурсы шартларына ярашлы, Бердәм гаилә консультацияләре көне уздырылды. Бу көнне безнең районның Каразирек авылында бердәм гаилә консультацияләре көне үтте. Гаилә хезмәте вәкилләренә ярдәм, киңәш сорап күпләр мөрәҗәгать итте.

         Белгечләр төрле сорауларга җавап бирде. Арада шундыйлары көнүзәк иде:

✓Опекага алганда ниләр таләп ителәчәк?
✓Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәмне ничек юлларга?
✓Халыкның мәшгульлеге үзәге нинди вакансиялар тәкъдим итә?
✓Яңа һөнәрләргә ничек укырга?
✓Алкоголь яки наркотикка бәйле якын кешеңә ничек ярдәм итәргә? Гаиләдә көч кулланылган чакта ни эшләргә?
✓Чын тормыш шатлыкларын күреп яшәүне нидән башларга?

Квалификацияле һәм юридик ярдәмне компетентлы белгечләр – нарколог, педиатр һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, “Гаилә” үзәге белгече, халыкның мәшгульлеге хезмәтләре белгечләре, юристлар күрсәтте.

Бердәм гаилә консультациялары көненең республика районнарында кайчан һәм нинди урыннарда үткәрелүе турында мәгълүматны Башкортстанның Гаилә порталына кереп таба аласыз: https://www.семьярб.рф/family-poster/edinyy-den-semey..

Акцияне оештыручылар – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары;

Русия  юристлары ассоциациясенең Башкортстандагы бүлекчәсе, Бөтендөнья башкортлары корылтае, республиканың муниципаль районнары хакимиятләре.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас