ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Төрлесеннән
21 Апреля 2022, 04:45

Авыл Советы зур мәшәкатьләр белән яши

21 апрель — Муниципаль хезмәткәрләр көне

Авыл Советы зур мәшәкатьләр белән яшиАвыл Советы зур мәшәкатьләр белән яши
Авыл Советы зур мәшәкатьләр белән яши

Апрель – кояшлы ямьле яз ае гына түгел, күркәм бәйрәмнәр ае да. Илебезнең иң зур бәйрәме – Космонавтика көне белән беррәттән 21 апрель көнне Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне дә билгеләнеп үтелә. Тозлыкуш модельле китапханәсендә әлеге дата уңаеннан “түгәрәк өстәл” оештырылды. Тантаналы чарада Тозлыкуш авыл биләмәсендә төрле елларда эшләгән хезмәт ветераннары, җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты. Алар үзләренең эшләү дәверендәге истәлек-хәтирәләре, казанышлары һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади хәлен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләтелгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә дә төпле белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юктыр ул, мөгаен. Моңа кадәр Тозлыкуш авыл Советы 5 авылны берләштерсә, 2009 елдан башлап 8 авылга әйләнде. Бүген биредә уңышлы гына 2 күмәк хуҗалык эшләп килә, 5 шәхси эшкуар авылдашларны кирәк-ярак белән тәэмин итә. Халык өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәр авылның үткәне, бүгенгесе бар. Һәркем күңелендә туган авылының матур киләчәге булырына зур өметлэр баглап, авылларыбыз яшәсә иде, дигән теләктә яши. Ә авылларыбызның яшәвендә турыдан-туры авыл Советларының роле бихисап зур роль уйный. Тарих битләренә күз салсак, биредә 1946 елда авыл Советы рәисе булып Насыйбуллин, Вәгыйзов, 1947дә – Вәлиев, 1950дә – Гыйлемханов, 1953тә – Янгиров, 1957 елдан – Җәлилова, 1961дә – Йосыпов, 1967 – тагын Йосыпов, 1976дан – Рима Локманова эшләгән. Менә шулай тарих тәгәрмәче туктамый, тәгәри дә тәгәри, үзе белән бик зур үзгәрешләр дә алып Илсөяр Гайсина. килә ул. 1982-1983 елларда Тамара Тәлгать кызы Дәүләтовага Тозлыкуш авыл Советын җитәкләргә туры килгән. 1983 -1984 елларда Венер Тукматов, 1984-1987 елларда Әфидә Латыйпова уңышлы гына эшләп алалар. Әфидә апа бүгенге көнне тигез бәхетле картлык кичерә, 4 онык, 2 турунына хәстәрчел картинәй дә әле ул. Сәламәтлеге какшау сәбәпле очрашуга килә алмаса да, ул бәйрәм уңаеннан ихлас котлавын һәм истәлекләрен укып ишеттерүне сораган. Әйе, кешенең кулында хакимлек булганда ул күп сыйфатларга сынау үтә. Аның тормышы башыннан-ахырына тиклем моңа кадәр булмаган проблемалар һәм мәшәкатьләр белән тула. Әфидә апа Латыйпова сөйләвенчә, ул вакытта җитәкче булып эшләү бик җиңелдән булмаган. Һәр гаиләгә елына билгеле бер күләмдә йон, йомырка, ит тапшырырга кирәк булган. Сыерга кадәр салым алганнар. “Салымнар авыр бирелде, ә җыю планын авыл Советыннан таләп иттеләр”, – дип искә ала ул елларны. Тамара апа Габдуллина да үзенең истәлекләрендә халык күңелле итеп ял итә дә, эшли дә белә, дип билгеләп үтте. Еллар узу белән зур үзгәрешләр булды. Җитәкчеләр барлык проблемаларны хәл итәргә, авыл халкының мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, карарлар кабул итәргә тырыштылар. “...Барлык башлангычларымда да миңа ярдәм иткән бөтен авылдашларга һәм җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Туган җиреңдә синең белән бергә яшәгән кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юктыр!” – дип билгеләп үтте үз чыгышында Әлфинә Гатауллина. Ул 2004 елда авыл биләмәсе башлыгы итеп сайланган иде. Авылларны төзекләндерү һәм мәдәни объектларны реконструкцияләү буенча хезмәттәшләренең эшен дәвам итүче Данил Дәүләтов, Раил Латыйпов, Зөлфия Камалованың да чыгышлары якты хәтирәләргә бай булды. Муниципаль район Советы депутаты, “Алга” хуҗалыгы рәисе Фәнис Маннанов һәм Тозлыкуш урта мәктәбе директоры Физалия Баһманова да чарада катнашучыларга матур теләкләрен җиткерде. “Безнең алда зур максат-бурычлар тора, яңа планнарыбыз күп. Уртак көч белән туган авылыбызның чәчәк атуы өчен тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешә алуыбызга шик юк!” – диде үз чыгышында биләмә башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов. Очрашуга шулай ук иң актив җәмәгатьче, бетмәс-төкәнмәс энергияле кеше Рәзилә Нәбиева да чакырылган иде. Кунаклар арасында төрле елларда авыл биләмәсе эшләре белән идарә итүче Әлфия Корбанова, Дамира Әхмәтова, Рәйсә Фәтыйхова да булды. Әлеге чараны эчтәлекле итеп үткәрүгә аның сценариен төзеп, чараны матур итеп алып баручы Тозлыкуш модельле китапханәсе китапханәчесе Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева күп көч салды. Авыл мәдәният хезмәткәрләренең җырлы-моңлы күчтәнәчләре, якташыбыз Люция Әблиеваның барысына да атап язган шигырьләре чараны тагын да җанландырып һәм ямьләндереп җибәрде. Әлеге очрашу авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итү өстендә эшләгән, аларның уңай чишелешенә бар көчләрен, сәләтләрен салган тырыш хезмәткәрләрнең хезмәтен бәһалау мөмкинлеге бирде. Мондый кайгыртучан, хәстәрчел җитәкчеләр булганда авылларыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге дә бар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас