

Мондый бәһалап бетергесез мәдәни мирас – татар халкының да горурлыгы, аның кабатланмас үзенчәлекле мәдәниятен ачык чагылдыручы рухи байлык.
Илдә билгеләнгән Русия халыкларының мәдәни мирасы елы чикләрендә Рапат мәдәният йортында күңелле һәм истә калырлык “Татар халкының гөреф-гадәтләре һәм традицияләре” дип исемләнгән фольклор чарасы үтте. Чара барышында анда катнашучы балалар һәм өлкәннәр татар халкының мәдәнияте, милли костюмнары, милли кием өлгеләре булган камзул, калфак, түбәтәй, халык орнаменты-нәкышлары, көнкүреше-бәйрәмнәре турындагы мәгълүмат үзләштерде, китаплар карады. Артабан алар татар милли ашлары белән танышты. Чара барышында анда катнашучылар баян моңнарына кушылып яраткан җырларны башкардылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, халык әйтемнәрен һәм мәкальләрен исләренә төшерделәр.
Бу кичәгә багышлап тематик китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Анда урын алган “Тылсымлы бизәк”, “Татар халык иҗаты”, “Балалар фольклоры” китаплары белән танышу да кызыклы булды. Чара халык уеннары һәм конкурслары белән тәмамланды. Анда катнашкан һәр кеше бик тә канәгать булып, күтәренке кәеф белән йортларына кайтып китте.