

Чарага район Советы депутаты Резеда Зәкәрия кызы Ильясова, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева һәм Чакмагыш гимназиясенең 10Б сыйныф укучылары чакырылган иде.
Очрашу җанлы аралашу форматында узды. Иң тәүдә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева сайлауларны оештыру һәм үткәрү, аның нечкәлекләре турында мәгълүмат җиткерде. Артабан Резедә Зәкәрия кызы депутат эшчәнлеге белән уртаклашты, депутат халыкның барлык сорауларына һәм таләпләренә җавап бирә алырга, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын таба белергә, халыкның иминлеге өчен җаваплылык хисе һәм заман белән бергә атларга тиешлеген билгеләде. Шулай ук ул тормышта уңышка ирешү өчен күп укырга, үз өстеңдә эшләргә кирәклеге турында мисаллар китерде һәм яшьләрне район тормышында актив катнашырга,туган җирне сөяргә һәм аның киләчәгенә битараф булмаска чакырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр һәм аларга тулы, анык җаваплар алдылар.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.