ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
22 апрель 2022, 04:15

Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үстерүгә игътибар зур

Район мәктәпләрендә урта һәм югары сыйныф укучыларына һөнәр билгеләнеш бирү өчен даими һәм максатка ярашлы эшчәнлек алып барыла.

Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үстерүгә игътибар зурАвыл хуҗалыгы һөнәрләрен үстерүгә игътибар зур
Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үстерүгә игътибар зур

Республикада алдынгы аграр районнарының берсе булган Чакмагыш төбәгендә, әлбәттә, шушы тармак белгечләрен һәм эшчәннәрен әзерләүгә аеруча зур игътибар бүленә. Үткән атна ахырында “Уңыш маршруты” проекты чикләрендә район мәктәпләренең 9,10 һәм 11 сыйныф укучылары Башкортстан дәүләт аграр университетында булып кайттылар. Аларны уку йортының икътисад факультеты вәкилләре каршы алды. Факультет деканы, икътисад фәннәр кандидаты, доцент В.А.Ковшов яшь райондашларыбызны бирегә укырга керү, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы чикләрендә уку өчен тотынылган чыгымнарны компенсацияләү-кире кайтару шартлары белән таныштырды. Факультетның һөнәри билгеләнеш өчен җаваплы хезмәткәре, доцент Г.З.Ситдикова белән бухгалтерлык исәбе, статистика һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы ассистенты А.М.Хаҗиева осталык сәгатьләре һәм экскурсия үткәрде. Тозлыкуш урта мәктәбендә дә бу көннәрдә һөнәр сайлау темасына багышланган чаралар үтте. Мәктәп укучылары алдында Чакмагыштагы Башкортстан аграртехнология колледжы филиалы вәкилләре чыгыш ясап, районда авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләүче төп уку йортында үзләштерергә мөмкин булган яңа белгечлекләр һәм һөнәрләр белән таныштырдылар. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Э.М.Гомәрова һәм остазлары Р.Ф.Гәрәева белән берлектә Башкортстан Республикасының барлык колледжларында оештырылган Бердәм һөнәри билгеләнеш көне чикләрендә аграртехнология колледжында булдылар. Алар өчен таныштыру экскурсиясе оештырылды. Бу төр чаралар республика икътисадының кадрлар потенциалын үстерү һәм укучыларның һөнәри киләчәген планлаштыру максатын алга алып оештырыла. Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин билгеләвенчә, булачак белгечлекне төпле уйлап сайлау – ул киләчәктә һөнәри үсеш һәм карьера баскычы буенча югарыга күтәрелү нигезе булып тора. Мондый чаралар быел республикада игълан ителгән Урта һөнәр белем бирүне үстерү һәм хезмәт династияләре елы чикләрендә оештырылган чаралар исемлегендә аеруча мөһим, хәтта төп урынны алып тора. Соңгы елларда ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгы тармагын үстерү максатында кабул ителгән дәүләт ярдәме программалары аеруча күпләп һәм актив рәвештә гамәлгә ашырылуы, көнбатыш илләре тарафыннан дәүләтебезгә игълан ителгән моңа кадәр күрелмәгән катгый санкцияләр шартларында алдагы елларда киләчәк һөнәрен авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле булганын сайлаган егетләр-кызлар.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас