ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
22 апрель 2022, 04:30

Тарихта җуелмас эз калдырган шәхес

Дөнья пролетариаты юлбашчысының  дөньяга килүенә 152 ел тула

Тарихта җуелмас эз  калдырган шәхесТарихта җуелмас эз  калдырган шәхес
Тарихта җуелмас эз калдырган шәхес

1870 елның 22 апрелендә Владимир Ильич Ленин дөньяга килә. Дөнья пролетариаты илбашчысы, марксизм идеологиясе теоретигы һәм СССР дигән бөек дәүләтне төзүче бу шәхес коммунизм идеяләренә тугрылык саклаган миллионлаган кешеләр өчен тере легендага әверелде. Бүгенге көнгә кадәр Ленин илебез тарихындагы иң каршылыклы фигураларның берсе булып кала. Владимир Ленин (чын фамилиясе Ульянов) Симбирск шәһәрендә халык училищелары инспекторы гаиләсендә дөньяга килә. Ул 1879- 1887 елларда гимназиядә белем ала һәм бу уку йортын алтын медаль белән тәмамлый. Гаиләдәге өлкән бала Александр актив революционер һәм энесе Володя өчен һәр яклап та өлге була. Александр император Александр IIIгә һөҗүм иткәннән соң җәзалап үтерелә. Шул ук елны Владимир Казан университетының юридик факультетына укырга керә, әмма озакламый легаль булмаган революцион түгәрәккә йөргән өчен аннан чыгарып җибәрелә. 1891 елда ул С.-Петербург университетының юридик факультетын экстерн рәвештә тәмамлый. 1903 елда большевиклар партиясен төзи. 1905-1907 еллардагы Беренче рус революциясе чорында ул Петербургта яшерен рәвештә яшәп, сул көчләрнең хәрәкәтенә җитәкчелек итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында социалистик революция һәм эшчеләр классы җиңүенә алып килергә тиеш булган милли хөкүмәт җиңелүе идеясен алга ала. 1917 елның апреленнән В.И.Ленин Петроградта Октябрь революциясен һәм Советлар властен урнашыруның төп оештыручыларының һәм җитәкчеләренең берсе була. 1917 елның 25 октябрендә Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә һәм илнең үзәк төбәкләрендә власть большевиклар кулына күчә. Ил белән җитәкчелек итә баш Тарихта җуелмас эз калдырган шәхес Дөнья пролетариаты юлбашчысының дөньяга килүенә 152 ел тула лаган большевиклар В.И.Ленин белән берлектә дәүләтнең яңа төрен төзи. Европаның социал-демократларыннан аермалы буларак, большевиклар радикализм һәм капитализмны реформалау мөмкинлеген инкарь итү белән аерылып тора. Ленин фән-белемнең барлык өлкәләрендә дә, шул исәптән икътисад тармагында да искиткеч киң һәм төрле яклап белемле булуы белән таныла. Ул хәрби коммунизм сәясәтен булдырып аны гамәлгә ашырырга омтыла, ә бераз соңрак, ул идеянең дөрес булмавын аңлап, Советлар иле үсешенә уңай йогынты ясаган икътисади сәясәт тәкъдим итә. 1922 елда аңа Ф.Каплан һөҗүм иткәннән соң яралангач, Ленин авыр чирли башлый һәм актив сәяси эшчәнлектән читләшә. Ул 1924 елда Горкидагы дәүләт дачасында (хәзер музей) дөньядан китә. Кем аның турында нинди генә фикердә булмасын, бер кеше дә инкарь итә алмас – ул илебезнең генә түгел, дөнья сәясәтендә җуелмас үз эзен калдырган бөек шәхес. Ничек кенә булмасын, без, аңа чиксез хөрмәт атмосферасында, аның якты коммунистик идеология рухында тәрбияләнгән октябрятлар, пионерлар, аннан комсомоллар сафына кабул ителеп, зур горурлык белән шушы исемне йөрткән һәм аның турында шигырьләр ятлап, онытылмас җырлар башкарып үскән урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен ул һәрвакыт яраткан Ленин бабабыз булып кала.

 

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас