ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Төрлесеннән
23 Апреля 2022, 11:00

“Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе

23 апрель Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Бөтен дөнья башкортлары королтае (конгрессы) җәмәгать берләшмәсенең халыкара союзы белән берлектә оештырылган “Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе Чакмагыш районының мәгариф бүлеге мәйданчыгында оффлайн форматта үтте.   #БашДиктант2022 #диктантпобашкирскомуязыку #башҡорттелендәдиктант #БашФонд #Башкортостан #РодныеЯзыки #Башҡорттар

“Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе“Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе
“Башкорт теленнән халыкара диктант-2020” акциясе

Халыкара дәрәҗәдәге диктантны язуга мәгариф бүлеге һәм Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре бердәм кушылды. Шимбә иртәсендә 17 хезмәткәр, кулларына ручка алып, язма эшкә тотынды. Диктантны башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева яздырды. Бу чара күркәм бәйрәм кәефендә үтте. Анда катнашучылар Башкортстанның дәүләт теленә хөрмәтен күрсәтте һәм башкортча дөрес язу күнекмәләрен тикшереп карады. “Башкорт теленнән халыкара диктант-2022” телне саклау һәм яклау, аның дәрәҗәсен күтәрү өчен үткәрелгән акцияләрнең берсе булды. Халык “Теле барның – иле бар” дип юкка гына әйтмәгән. Киләчәктә дә телне үстерүгә, илне, милләтне саклап калуга юнәлтелгән шундый чараларда актив катнашыйк! #БашДиктант2022 #диктантпобашкирскомуязыку #башҡорттелендәдиктант #БашФонд #Башкортостан #РодныеЯзыки #Башҡорттар

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас