

Берсеннән-берсе уңган Вәсилә, Рәсимә, Заһира, Лилия исемле кызлары Чакмагышның чая, булдыклы егетләрен үзләренә мәңгелек яр итте. Кайда гына эшләмәсен, сер бирә торган түгел үзләре. Заһира1984 елда Чакмагыш типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә урнашты.Заказлар җыйды, китап-брошюралар һәммәсе аның куллары аша узды. Хезмәтен күңел биреп башкарган, тәҗрибәле хезмәткәр күп яшьләрнең яраткан остазы булды. Редакциянең фотохәбәрчесе Радик Әхмәтов белән гаилә корып, берсеннән-берсе акыллы, зирәк, максатчан ике ул тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Радик хезмәтен яратып, белеп башкарды,сыйфатына зур игътибар бирде. Аның эш кайнаган участоклардан төшерелгән сюжетлы фотолары гәзит битләрен бизәде.