

Коллективка 1974 елда Стәрлетамактагы бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлап кайткач килеп кушылган ул. Тал чыбыгыдай нечкә билле Рапат кызының шул заманда чебеш чыгару станциясе ихатасында урнашкан редакция бинасы тупсасыннан атлап керүен бүген дә хәтерләүчеләр бар. Хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Вакыт үткән саен хезмәтенең серләренә ныграк төшенә бара. Куйбышевтагы полиграфия техникумын тәмамлады. Полиграфист һөнәрен шулкадәр яратмаса, икешәр тәүлек рәттән төннәрен йокысыз үткәреп эшләмәс иде. Аңа шулай ук корректор да, секретарь-машинистка да, соңгы ун елда типографиядә бухгалтер бригадир булып та эшләргә туры килде. Җәмәгать эшләрен дә һич иренмичә башкарды. Любаның гомер юлдашы – Чакмагыш егете Ринат Гәрәев та күп еллар типографиядә гәзит басты. Кызлары Алия, уллары Рифатны үстерделәр. Гомер – агымсу кебек. Редакциядә дә, типографиядә дә зур үзгәрешләр булды. Кул белән хәзер эш башкарылмый, барысы да компьютер ярдәмендә. Люба яшь чагыннан үзешчән сәнгатьтә катнашты, бик матур биеде. Тәмле итеп камыр ашлары пешерә. Бик оста хуҗабикә. Тагын бер шөгыле – бәйләү, чигү, тегү осталыгы бар. Матур әдәбият укырга ярата. Кыскасы, булганына канәгать тормышка гашыйк булып һәрчак, алга омтылып якты уйлар белән янып яши.