

Үзенең олуг юбилеена төрле заманнарның авырлыкларын кичереп, күмәк көч белән яуланган шатлык-куанычлары белән килде ул. Әйе, район тарихында тәүгеләрдән булып гәзит бастыру эшчәнле генә алынган, тәвәккәл районда- шыбыз, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Гаян Җиһангали улы Вәлишин башлаган изге хезмәт халкыбызга кирәкле-игелекле булды һәм арытаба да шулай булачак. Гаян аганың зур кыенлыклар белән Бөре шәһәре типографиясенә барып, “Ярышка” дип аталган гәзитнең тәүге санын бастырып кайтуы тарихка кереп калды. Ә инде районда яңа – “Игенче” исемендәге гәзитне оештыруның үз авырлыклары. Фронтовик журналист Зәйнулла Носрат улы Вәлиевның бозлар кузгалган апрель аенда яңа ачылган типографиягә хәреф алырга Кушнаренкога бару тарихы үзе зур батырлык түгелмени!? Автомашинасын да үзе табып алып кайтуларның, шрифтлар салынган авыр тартмаларны бер бушатып, бер төяп, көймәче табып, күперсез Чәрмәсән елгасын кичүләрнең нинди мәшәкатьле һәм хәвефле булуын аңлыйбыз без.Елгасын кичкәннән соң да йөген алып кайтырга машинасы әзер тормаган бит. Остазларыбызның фидакарьлекләре турында күп сөйләп булыр иде. Матди базаны ныгыту, гомумән, гәзит басу җиңелдән булмаган. Эш башлаган елларымны искә төшерәм дә, бүгенгегә карап хәйран калам. Мәктәптә укыган елларда яшь хәбәрчеләр мәктәбенә йөрүнең йогынтысы көчле булды. Унынчыны тәмамлау белән типографиягә килеп гәзит басучы булып эшләп киттем. Кара буяуга чумып эшләдек. Басу машиналары еш ватылды. Хәрефләр кул белән җыела иде. Аннан текстларны битләр итеп тезеп рамкаларга урнаштырып гәзит итеп чыгардык. Яхшылап беркетелмәсә, басу машинасын кузгатып җибәрү белән хәреф җыючыларның ике көнлек эше минут эчендә юкка чыга. Төн буена идәндә төрле якка чәчелеп яткан хәреф һәм шрифтларны кассаларына (һәр хәрефнең үз уры- ны бар) салу һәм яңадан җыеп гәзитне версткалау ифрат авыр иде. Төнен типографиядә үткәргән хезмәткәрләр йортларыа кайтып кына киләләр дә, иртә белән тагын эшкә тотыналар. Коллектив бердәм булгач, кыенлыклар үтә торды. Мин эшләгән чорда гына редакция һәм типография бинасы өч урынга күчте. Күченүнең үз читенлекләре булды. 1980 елда , Чакмагышның үзәк урамында яңа матбугат йорты төзелгәч, иске биналардан, кысык – уңайсыз бүлмәләрдән ике катлы, якты, күркәм бинага күчкәч, шатлыгыбызның чиге булмады. Корылмалар да кайта башлап, линотип дигәнендә хәрефләрне кургаштан коеп, гәзит битләре итеп эшли башлагач, эшләр тагын да җиңеләйде. 2000 елдан заман техникасы белән кораллана башладык. Офсет ысулы белән басу станогы, компьютерлар, цифрлы фотоаппаратлар һәм башкасы безнең өчен чын могҗиза булып кабул ителде.Район гәзитен халыкка җиткерүдә бик күп ватанпәрвәр кешеләр эшләде. Бик күпләр арабызда юк инде, якты истәлекләребез рухларын сөендерсә иде. Хаклы ялдагыларга сөенечләргә тулы озын гомер телик. Әлеге тупланмага мин үзем белгән, бергә эшләгәннәрне генә кертә ал- дым. Гади генә хезмәтем аша гәзитнең үткәненә күз салу, аны бүгенгесенә җиткерүдә лаеклы өлеш керткәннәрне исә төшерү, телгә алуны максат итеп куйдым. Язганнарымны тулыландыручылар,тарихыбызны дәвам итүчеләр табылыр, дип өметләнәм. Берникадәр гәзитнең бүгенгесенә, иҗади коллектив эшчәнлегенә дә тукталып үтәсем килә. Без, өлкәннәр, гәзит белән бәйләнешне өзмибез. Марис Нәзиров исемендәге әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе буларак та миңа биредә еш булырга туры килә. Район басмаханәсендә авторларның китаплары дөнья күрә. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Чакмагыш мәгълүмат үзәгенең директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов җитәкчелегендәге коллектив, гәзит традицияләренә тугры калып, алдынгы алымнарны кыю кулланып, олы максатларга омтылып, эшчәнлекне нәтиҗәле дәвам итә.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.