ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Төрлесеннән
24 апрель 2022, 04:50

Үткер каләм белән

Журналист халкы сүз көченең бәһасын, сүз кадерен белә, гомумән кешеләрне хәстәрләп яши.

Үткер каләм беләнҮткер каләм белән
Үткер каләм белән

 Алар – иманлы, изге күңелле кешеләр. Безгә рухи азык бирүче гәзит-журналлар журналистларның тынгысыз хезмәте, акыл җимеше. Матбугат эшенә 40 елга якын гомерен багышлаган, шуның чирек гасырдан артыгын баш мөхәррир урынбасары йөген тарткан Рәшит Вахитов 1953 елда Сыйрышбаш авылында туган. Мөнирә белән Гани Вахитовларның эшсөяр гаиләсендә буй җиткергән егет кечкенәдән фоторәсем төшерү белән кызыксына. Рәссамлык сәләте дә аңарда балачактан сизелә. Мәктәп елларыннан ук актив хәбәрче Рәшит Вахитов солдат хезмәтен үтеп кайтканнан соң, 1976 елда редакциягә эшкә чакырыла. Төп хезмәтеннән тыш җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул үзенең шәхси тәртибе, тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп башкаруы, туры сүзле, гадел, таләпчән булуы белән аерылып торды. Тормышның барлык баскычларын да фәкать үз көче, үз акылы белән үтеп коллективта зур абруй яулады. Тормышны төптән, тирәнтен белә, кешеләр белән ипле мөнәсәбәттә. Район тормышының үзәгендә кайнап, төрле чаралар, очрашуларда катнашып, тирән эчтәлекле мәкаләләр белән чыгыш ясый. Кирәк булса, үткер каләме белән тәнкыйтьли. Ул күп еллар “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә каләмкярлар әзерләү, аларда язу осталыгына ирешү буенча да актив эш алып барды. Ул үзе дә остазларына зур рәхмәтле. Сәламәт яшәү рәвешен алга куйган ветеран журналист сәяхәт итәргә ярата. Спортны үз иткән Рәшитнең куллары төзелеш эшләренә дә маһир. Редакциянең яңа бинасын төзегәндә дүрт ел ярым иң авыр эшләрдә башлап йөрде, иң авыр эшләрне башкарды. Ул үрнәкле гаилә башлыгы да. Дания ханым белән ике кыз үстерделәр. Матбугат өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте бик күп бүләкләр, Мактау грамоталары, Дипломнар белән бәһаланды.Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълумат чаралары хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Автор:Владик Кирәев.
Читайте нас