ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Төрлесеннән
27 апрель 2022, 11:45

Җиңүле адымнар белән

Татарларның расланылмаган гимнына әйләнгән “Туган тел” шигырен язган Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бик күп чаралар оештырылды: мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләре, сәнгатьле укулар үткәрелде. 26 апрель көнне “Нур” театрында “Тукай моңнары” республика нәфис сүз осталары конкурсына йомгак ясалды.          

Җиңүле адымнар беләнҖиңүле адымнар белән
Җиңүле адымнар белән

 

         Конкурста катнашуга 2000 артык эш тәкъдим ителде, шуларның 83е 2нче турга үтте. Безнең районыбызның данын яклаган Чакмагыш гимназиясе укытучысы Ләйсән Ревил кызы Әхмәдуллина җитәкчелегендә  2Б класс укучысы Нурия Шәймөхәммәтова 1 урынны яулады.

         Гимназиянең башлангыч класслар укытучысы Ләйсән Ревил кызы Әхмәдуллинага нәфис сүз осталары әзерләве, җиңүгә әйдәве өчен зур рәхмәтләр белдерәбез һәм үзен, шулай ук чираттагы укучысын мәртәбәле җиңүе белән ихлас котлыйбыз!  Алда тагын да зуррак уңышлар яуларга язсын!

 

 

Фото һәм мәгълүмат Чакмагыш гимназиясенең  Вконтакте социаль челтәреннән алынды.

 

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас