ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 апрель 2022, 12:55

Зиратларыбызны чиста тотыйк!

Һәр кешенең соңгы йорты – зират

Зиратларыбызны чиста тотыйк!
Зиратларыбызны чиста тотыйк!

Аның яныннан үткән һәр кеше бу дөнья мәңгелек түгеллеген, вафат булган ата-бабаларының, туганнарының рухларына дога кылырга икәнлеген  истә тотарга тиеш. Бүген безнең йортыбыз ничек кенә чиста булмасын,  зират та җыештырылырга: рәшәткәләр буялырга, чәчәкләр утыртылырга тиеш. Ә иң мөһиме анда тәртип булырга тиеш. Юкка гына: “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип әйтелмәгән. Бүген, әрвахларны искә алу көнендә, район учреждение-оешма хезмәткәрләре бергә бердәм булып зиратларны җыештырырга чыкты, аларга авыл халкы да кушылды. Өмәдә шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, район имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, биләмә  башлыгы Фаил  Әхнәф улы Ишморатов катнашты. Мондый өмәләр бу көнне барлык авыл биләмәләрендә дә узды. Һәркем изге эшкә зур өлеш кертте. Кемдер кабер өсләрен чистартты, кемдер кипкән агачларны кисте, кемдер бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып торды. Мондый чаралар алга таба да дәвам итсен иде һәм анда барлык район халкы да күбрәк катнашсын иде. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, күңелләребез дә тыныч булачак.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: