ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 Май 2022, 09:35

Бала чагымдагы авыл тормышын сагынам

Бәлки сез дә шушы күңелле мизгелне – көтү чыга башлаган вакытларны минем кебек сагынып көтәсездер?! Нигәдер бәләкәйдән үк яратам шушы мизгелне.

Бала чагымдагы авыл тормышын сагынам
Бала чагымдагы авыл тормышын сагынам

Тик балачакта уяналмый калып, күрә алмый кала идем – мин йокыдан торганда, әти инде көтүне озатышып кайткан була иде. Кызганычка каршы, хәзер мал-туар елдан-ел кими. Авыл картая. Мал тотардай кешеләр дә әзәя. Авыл олыгая, ә яшьләр авылдан китү юлын хәстәрли. Булган яшьләргә дә малларына ашатырга азык сатып алу алтын бәрәбәренә тиңләшеп бара. Әйе, җәйне печәнен хастәрләп өлгерә ул. Гел генә печән ашатып торып булмый хайванкайларга: саламын, фуражын, башкасын хәстәрләп сатып алырга кирәк. Мөмкинлекләр елдан-ел кысыла. Кайчан гына ындырлар чәчү вакытында гөрләп торды. Аннан инде комбайннар гөрелтесе, машиналарның аллы-артлы игенне ташып торуы, урамнарны тутырып кичке тынлыкка бер төрле күңеллелек өстәүче көтү кайтканда сарык-бәрәннәр, сыерлар мөгрәве ишетелә иде. Әкрен генә таякларына таянып, капка төбендәге эскәмиясенә чыгып утырып, кайтыр малы булмаса да, көтү каршыларга чыккан апалар күренер иде. Өлкән абзыйлар да берәрсенең капка төбенә җыелырлар иде. Ихаталардан сыер саварга чыккан әниләрнең дәртле тавышларын, аннан чышт-чышт итеп сөтнең чиләккә савылган авазларын әле булса да сагынам! Ул мәлдә мин дә –бала, әти-әни дә бик яшьләр иде. Ә без, бала-чагаларның, башка мәшакате булмаган – бакчаларга ашыга-ашыга су сибеп ( тизрәк бетерер өчен түтәлләрнең урта тирәдәгеләренә сипми дә китә идем), капка төбенә кич утырырга җыела торган идек. Безнең тирәдә ул ахирәтем Эльзаларның капка төбе була торган иде. Анда барыбыз да киләбез: Эльза үзе чыга, мин киләм, Регина, Юлия, Света һәм Артур Уфадан картәтиләренә ялга кайталар иде. Эскәмиягә сыймаганнарыбыз өелгән бүрәнәләргә утыра идек. Аяк савытын алмаштырыш, саджо(шундый уен булгандырмы, әллә үзебез генә уйлап чыгарганбыздырмы – анысын хәтерләмим), йөзек салыш уйныйбыз. Һәм иң дәртләнеп кылган зыяныбыз дим инде хәзер – элек кызык кебек күренә иде: юлдан аркылыга кассета тасмасы сузу. Аннан посып кына үтеп киткән машинаны көтеп утыра идек. Кайчак көтеп утырып арып бетәбез әле. Иң кызыгы шунда: озак көтеп утырып та килмәгәч, яшеренгән урыннардан чыгып, эскәмиягә килеп кенә утырабыз – шул мәлдә машиналар выжт итеп кенә килеп җитәләр иде. Без тотыла идек шунда. Нигәдер шушы чорда үгезләр адашып калып, урамнарда төңге тынлыкны бозып, куркытып йөриләр иде. Менә хәзер, алар өйгә килеп керер дә, мине сөзәрләр кебек тоелды. Мин аларның тавышыннан куркып, йоклый алмый тирләп-пешеп, юрган астында ята идем. Хәзер мин дә үстем, үгезләрнең тавышыннан курыкмаска өйрәндем, адашып йөрүче үгезләр дә күптән бетте. Быел безнең Тынычлык урамыннан барлыгы 50дән артык баш мал көтүгә чыкты. Заман үзгәрүе көтүне дә читләтеп үтмәгән. Хәзер көтүне “электр көтүче” белән генә көтәчәкләр икән. Кайларда калды чатнап торган чыбыркы тавышлы, куян күчтәнәчле, сарык бәрәннәгән өчен сөенчеләр алган вакытлар?! Әйе шул, барысы да бер генә вакыт, балачакка да, шушы мизгелләргә дә кире кайтып булмый. Тик сабый чакта тизрәк үсеп, үзаллы буласыбыз килә. Әле еллар үткән саен, тагын да ныграк сагындырыр шушы вакытлар! Еллар имин, корылган җайланмалар авылдашларымның өметләрен акласын, маллары зыян-зәүрәт күрмәсен, игеннәр уңсын, дигән теләктә калам.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: