ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 Май 2022, 13:35

Гает намазы үтте

Бүген, 2 майда, бөтен мөселман өммәте хак динебезнең иң зур һәм мәртәбәле бәйрәмнәренең берсе булган Рамазан гаетен билгели.

Гает намазы үтте
Гает намазы үтте

Изге Рамазан ае дәвамында мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын алуга һәм барлык гөнаһларның гафу ителүенә өмет итеп, ураза тоттылар, күңел-калебләрен сафландырлар. Тоташ республикадагы кебек, районыбыз мәчетләрендә дә бүген иртәнге сәгатьләрдә Рамазан бәйрәме зурлап, күп кеше катнашлыгында үткәрелде. Аблай авылындагы мәчеткә дә хак динебез нигезләрен хөрмәт итеп, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп яшәгән төрле яшьтәге авылдашлар җыелды. Аллаһ йортына килүчеләрне авылның имамы Фәһим Гыйният улы Хәйруллин сәламләгәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова һәм районның имам-хатибы Файзуллаһ Хаҗи Котлыев олы бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Артабан бәйрәмгә килүчеләр гает намазын укып, Рамазан ае фазыйләтләре турында вәгазь тыңлады. Рамазан гаете барлык райондашларның йортларына шатлык, иминлек һәм бәрәкәт, ил-дәүләтләребезгә тынычлык, күңелләребезгә сабырлык һәм ышаныч алып килсен иде. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм изгелекләр телибез!

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: