ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 Май 2022, 22:35

Балалар мавыктыргыч квест-уенда катнашты

Гаилә ялы паркында бәйрәм чаралары дәвам итә. 

Балалар мавыктыргыч квест-уенда катнашты
Балалар мавыктыргыч квест-уенда катнашты

3 май Кояш көне билгеләп үтелә.  Шул уңайдан Балалар иҗат үзәге педагоглары биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен мавыктыргыч "Кояш эзләгәндә"дигән квест-уен үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән: "Ничек яшисең?", "Каршылыклар полосасы"," Кичү", "Рәсем төшер", "Җырлыйк, дуслар!", "Пәрәвез" һәм башка станцияләрдә тукталдылар. Һәр конкурстан соң уенда катнашучыларга кояш нурлары таратылды. Алар ул нурлар белән кояшны бизәде.Чара барышында кояш та яктырак балкып, үзенең нурларын бөтен тирә-юньгә тараткандай булып күңелләрне күтәрде. Барлык командалар да сынауларны да уңышлы үттеләр. Балалар уеннан канәгать калдылар һәм бик күп уңай тәэссоратлар алдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: