ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 Май 2022, 12:20

Файдалы да, күңелле дә булды

Районда май бәйрәмнәренең ял көннәре күңелле үтә. Һәр көнне Чакмагышның Гаилә ялы паркында оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балалар өчен төрле күңел ачу чараларын оештыра.

Файдалы да, күңелле дә булды
Файдалы да, күңелле дә булды

2 майда район үзәкләштерелгән һәм балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре берлектә яшь китап укучыларны – балалар һәм үсмерләрне “Әдәби скамейка” дип исемләнгән конкурс-уен программасына чакырдылар. Матур кояшлы кичтә паркка ял итәргә килүче балалар һәм аларның әти-әниләре нәфис әдәбият, балачакның якты истәлеге булып күңел түрләрендә сакланган онытылмас әкиятләр дөньясына “сәяхәт кылып”, ачык саф һавада оештырылган төрле уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда катнашып, үз белемнәрен сынадылар. Алар өчен монда ук әзерләнгән “Китаплы җәй” балалар китаплары күргәзмәсе белән дә бик теләп танышып, табышмакларга җаваплар эзләделәр “Отгадай-ка” иле”, “Георафия” викториналарында катнаштылар, яраткан китаплары белән янә очраштылар. Ике сәгать дәвам иткән чара сизелми дә диярлек, күз ачып йомган вакыт эчендә үтеп тә китте. Аның барышында кечкенәләр дә, үсмерләр дә “Шат Колобок”, “Атомнар һәм молекулалар”, “Музыкаль эшләпә”, “Барысы да тискәрегә” һәм башка шундый күңелле конкурс-эстафеталарда, флешмобта катнаштылар. Аларга биредәге өлкәннәр дә бик теләп кушылдылар. Китапханә хезмәткәрләре оештырып үткәргән бу чара анда катнашучы балалар өчен күңелле генә түгел, бар яклап та файдалы да булды: нәфис әдәбият һәм төрле уку фәннәре буенча белемнәрен ныгытып, дөньяны күзаллауларын арттырып кына калмады, саф һавада үткәрелгән хәрәкәтле уеннарда катнашу аларның физик сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясады, командаларга бүленеп уйнау исә бердәмлек хисләрен тәрбияләүгә булышлык итте. Ә бу, һәркем дә килешер, компьютер-ноутбук артында яки телефонга “кереп китеп” утырудан күпкә файдалырак.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: