ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 Май 2022, 22:20

Ачык һавада файдалы һәм күңелле ял минутлары

Бүген Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан Гаилә ялы паркында биредәге балалар һәм яшүсмерләр өчен күңелле һәм файдалы чара оештырылды.

Ачык һавада файдалы һәм күңелле ял минутлары
Ачык һавада файдалы һәм күңелле ял минутлары

Иң тәүдә кызлар һәм малайлар зур кызыксыну белән "Ветеранга бүләк" дип аталган декоратив рәсем ясау осталык дәресендә катнашты. Алар тәлинкәләрдә рәсем ясау һәм аны бизәү серләренә төшенделәр. Укучылар тәлинкәләрне "9 май", "Җиңү" дигән язулар, чәчәкләр, шарлар рәсемнәре ясап буяды. Әлеге патриотик хисләр белән ясалган үзенчәлекле тәлинкәләр, һичшиксез, ветераннарыбызга истәлекле бүләкләр булып тапшырылыр. Шулай ук педагоглар балаларга саф һаваның, актив ялның һәм спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында искә төшерделәр һәм күңелле уеннар программасын тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп төрле эстафеталарда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап кына калмый, балалар коллективын да берләштерә, фантазияне үстерә, файдалы ял күнекмәләрен формалаштыра.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: