ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 Май 2022, 11:55

Каһарман һәйкәле нигезенә – батырлар төбәкләре туфрагы

Илебез тарихы елъязмасында Гитлер Германиясенә каршы Бөек Ватан сугышыннан да дәһшәтлесе, кансызы булмагандыр. Дөньяны  нацизмнан коткарган солдат батырлыгыннан да зур батырлык юктыр ул. Кулларына корал тотып көрәшкән, тылда фидакарь хезмәт белән Җиңүгә зур өлеш керткән һәм ил куатен ныгыткан кешеләрнең тиңдәшсез батырлыгы турындагы хәтер – гасырлар буена яшәячәк.

Каһарман һәйкәле нигезенә – батырлар төбәкләре туфрагы
Каһарман һәйкәле нигезенә – батырлар төбәкләре туфрагы

 

          4 май көнне Җиңү Паркында 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясен һәм аның легендар командиры Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовны  искә алу тантанасы үтте. Әлеге каһарман дивизия составында дошманга каршы көрәшкән Чакмагыш яугирләрен тудырган туфрак салынган гильза башкалабыз Уфа шәһәренең Совет урамында куелачак һәйкәл нигезенә салыначак. Бу тантанада аны тутырдылар.

         Республика күләмендәге “Җир хәтере” митингын тантаналы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачып җибәрде. “Бу туфракны  Җиңү паркыннан алу очраклы түгел, чөнки әлеге урын изгеләрдән санала. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайткан сугышчылар, солдатлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары ел саен нәкъ менә 9 майда шушы мәйданда очрашалар. Бүгенге чарада катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт җиткерәм”, – диде район җитәкчесе. Ил азатлыгы өчен көрәш яланнарында һәлак булган яугирләрне бер минут тын торып искә алдылар.

Ата-бабаларым изге яуга

Газиз туфрак биреп озаткан.

Җир хәтере – җиңү котын туплап,

Бүген оран итеп калкыткан.

         Туган җир туфрагын алу хокукы Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яугир-интернационалчы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Вәзыйх улы Хәмидуллинга һәм Яшь армиячеләр хәрәкәте командиры Марсель Аетбаевка тапшырылды.  

         “Ядкарь” җыр ансамбле “Соңгы көрәшкә”, Гөлнара Шәймиева “Соңгы хатлар” һәм Илдар Хәмидуллин “Кабынмасын сугыш уты” җырларын яңгыратты. “Җир хәтере” республика марафоны Чакмагыш җиреннән үтеп китте, 5 май көнне марафон Туймазы районында дәвам итте. Шаран, Бакалы, Илеш районнарыннан, Дүртөйле,Туймазы,Октябрьский шәһәрләреннән узганнан соң гильза республика марафонының атлы төркеменә  тапшырылачак. Һәм 9 май көнне барлык республика буйлап тупланган туфрак Миңнегали Шәйморатовның һәйкәле нигезенә салыначак.

         Чара азагында митингка җыелган барлык катнашучылар да Кадыйр Даян сүзләренә һәм Заһир Исмәгыйлев көй язган легендар “Шәйморатов генерал” җырын башкардылар.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: