ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 Май 2022, 14:25

Якты бәйрәм изгелеккә өнди

24 апрель көнне православие динен тотучы якташларыбыз үзләренең иң якты бәйрәмнәренең берсе – Пасханы каршы алды. Шушы уңайдан  дини чаралар Юмаш авылындагы чиркәүдә уздырылды.

Якты бәйрәм изгелеккә өнди
Якты бәйрәм изгелеккә өнди

 

Пасха табигать уянган чорда билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан православие динендәгеләр билгеләнгән вакыт аралыгында сөт һәм ит ризыкларын ашамый. Озакка сузылган тыелып торудан соң инде бик мул итеп табын әзерләнә. Бу көнне, изге теләк әйтеп, бер-береңә кулич пешереп, йомыркалар буяп бүләк итәләр. Тормыш символы булган шушы ризыклар никадәр күбрәк җыелса, тормышта шатлык-куанычлар да шулкадәр мулдан булачак, дигән ышану яши халыкта. Бу көнне булган күңел күтәренкелеге ел буена җитәчәк ул, ди алар тагын.

Чиркәүдә үткән дини йолаларны башкаручы иерей Евгений Ионов сүзләре буенча, “Пасха һәр кешенең изге гамәлләр кылу өчен туганлыгы символы булып тора, халыкта әхлакый кыйммәтләр тәрбияли”. Олы көн бәйрәме барчабызны да игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа казанышларга көч бирсен, һәр йортка шатлык һәм өмет алып килсен, илләребездә тынычлык, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, дип изге теләкләрен җиткерде рухани. Чиркәүдә җыелучыларны изге бәйрәм белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Башкортостан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов  тәбрикләде.

Пасха чараларында, шул исәптән Хач йөрешләрендә һәм литургиядә катнашучылар бик күп булды – димәк, Юмаш якларында яшәүчеләр дин тәгълиматларын онытмый, аларны саклый килә. Алай гына да түгел, яшь буыннарга да рухи кыйммәтләр уңышлы тапшырыла. Моның ачык бер дәлиле –  чиркәүдә балаларның матур итеп мәгънәви концерт куюлары. Яшьләр изге бәйрәм турында шигырьләр, җырлар ятлап сөйләп, төрле театраль тамашалар әзерләп, авылдашларын сөендерде.

Чиркәү шулай ук мәктәп укучыларының дини темаларга багышланган сурәтләре белән бизәлгән иде. Иң яхшылары дип табылганнарына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

 

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: