ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 Май 2022, 11:40

Яшь райондашыбыз өчен тавыш бирик

Якташыбыз Нияз Гәрәев – Уфа ягулык-энергетика колледжының өченче курсында сәнәгать җиһазларын мотажлау һәм техник эксплуатацияләү белгечлеге буенча һөнәр үзләштерә.

Яшь райондашыбыз өчен тавыш бирик
Яшь райондашыбыз өчен тавыш бирик


Әлеге вакытта ул Башкорт нефтенең 90 еллыгына багышлап үткәрелгән “Нефть сәнәгате тармагы өчен урта һөнәри белем бирүче уку йортының иң яхшы студенты” республика конкурсында катнаша. Ул колледжда тик яхшы билгеләргә генә укый. Төрле чараларда да катнашырга өлгерә. Мәсәлән, “Технология җиһазлары” уку предметы буенча олимпиадада – икенче урынга чыга, уку практикасы буенча конференциядә чыгыш ясап җиңүче була. Укудан тыш вакытын да бушка уздырмый Нияз, өч курс дәвамында актив волонтерларның берсе була, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, өстәмә белгечлек –технологик насослар машинисты һөнәрен дә үзләштереп өлгерә.
Бөтен райондашларыбызны да күп яшьләргә үрнәк булырлык якташыбыз – Аблай авылы егете Нияз Нәфис улы Гәрәев өчен бердәм булып тавыш бирергә чакырабыз. Моның өчен тәүдә https://vk.com/topic-153039251_49143189 сылтанмасына басып, конкурсны үткәрүче Ишембай нефть колледжы төркеменә керергә һәм 13 сан белән катнашучы Нияз Гәрәев өчен тавыш бирергә кирәк булачак.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: