+17 °С
Болытлы
Бигрәк тә күп балалы, имин булмаган гаиләләр өчен. Бүген янгын хәвефсезлеге айлыгы кысаларында мондый гаиләләрне ут чыгу хәвефеннән саклау максатында райондагы Гаилә хезмәте, янгынга каршы хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашлыгында район үзәгендә урнашкан торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Чара барышында гаилә әгъзаларына янгыннан саклану кагыйдәләре җиткерелде, янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү турында белешмәлекләр тапшырылды. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.