ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2022, 07:55

“Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим”.

Үрнәк авылы китапханәсендә “Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим”  дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Ул “Пушкин картасы” Федераль проекты кысаларында һәм Башкортстан Республикасында һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елына багышлап оештырылды.

“Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим”.
“Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим”.

 

Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, төрле һөнәрләр белән танышу өчен сәяхәттә булдылар. Алар өчен тематик станцияләрдә иҗади биремнәр әзерләнгән иде. Тәүге “Һөнәрләр белән танышу” станциясендә катнашучылар кроссворд чиштеләр һәм “Төрле һөнәрләр” уенында катнаштылар. Артабан “Детективлар”, “Табылдыклар бюросы” станцияләрендә эзләнү характерындагы уеннар үткәрелде. “Мөһим”,”Уенлы” станцияләрендә командалар уеннарда һәм конкурсларда көч сынашты. Уеннар арасында музыкаль паузалар оештырылды, ә соңыннан балалар һөнәрләр турында документаль фильмның фрагментын карадылар.

Автор:Зөлфиә Низамова, китапханәче.
Читайте нас: