ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2022, 12:35

Яшь буында Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү

Укучыларда Ватан турында дөрес мәгънәгә ия булу һәм аларда илнең дәүләт символикасына хөрмәт тәрбияләү максатыннан Чакмагыш  гимназиясендә дәүләтебез флагын күтәрү, Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы Гимннарын башкару  тантанасы үткәрелде.

Яшь буында Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү
Яшь буында Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү

Тантаналы линейкада муниципаль  район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов, Ирек Марс улы Усманов, гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Мәктәп территориясендә дәүләт символлары өчен флагштоклар урнаштырылган иде. Дәүләт флагын күтәрү – ул үзенчәлекле тантаналы ритуал. Ил флагы, дәүләт символы буларак, үз Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Әлеге чарада гимназиянең атналык планнарын яктырту, укучыларны узган атна нәтиҗәләре буенча ирешкән уңышлары өчен  хөрмәтләү дә  каралган.

Әлеге чарада Русия һәм Башкортостан Республикасы Гимннары астында дәүләт символын – Русия байрагын күтәрү тантанасы булды. Мөхтәрәм кунаклар барлык катнашучыларны да әлеге вакыйга белән котладылар. Артабан  гимназия директоры  Илдус Фидус улы “Ел укучысы –2022” мәктәп конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Дөньяның барлык илләрендә, барлык дәүләтләрендә  үз флаглары, герблары бар. Ә гимннар исә дәүләтнең үзенчәлекле билгесе булып тора. Алар илнең бердәмлеген һәм аның башка дәүләтләрдән бәйсезлеген аңлата.  Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, теләк-омтылышларын, уй-хыялларын гәүдәләндерә. Шуңа күрә дәүләт символларын хөрмәт итәргә, аларны кадерләп сакларга кирәк.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: