+17 °С
Болытлы
Алар Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгын һәм тыныч киләчәкне үз гомерләре исәбенә яулап алган якташларыбыз истәлегенә мәктәп бакчасында агач һәм куаклар үсентеләрен утырттылар. Кызлар-егетләрнең һәркайсы зур канәгатьлек белән бу изге эшкә үз өлешен кертте һәм күгебез тыныч булуын теләп, утырткан үсентеләрнең яшь ботакларына ак тасмалар бәйләде. Бу агачлар күкрәп үсеп китеп, киләчәктә матурлыклары һәм татлы җимешләре белән күп буын укучыларын һәм укытучыларын сөендерер һәм Бөек Ватан сугышы елларында тынычлык яулаган картәти-картәниләребезнең якты истәлеге булып торыр дип өметләнәбез.
Мәктәп җитәкчелеге чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә бу изге эштә катнашулары өчен ихлас рәхмәтле.