ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 Май 2022, 12:35

Район укучылары хәрби өйрәнүләр уза

16 майдан район мәктәпләрендә һәм Башкортстан аграр-технология көллиятендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби-ялан әзерлек җыеннары башланды. Хәрби әзерлек нигезләрен 60 егет өйрәнәчәк. 

Район укучылары хәрби өйрәнүләр уза
Район укучылары хәрби өйрәнүләр уза

 Дүрт  көн дәвамында алар армия тормышы белән яшәячәк. Җыеннар гадәттәгечә “Чайка” балаларны җәйге сәламәтләндерү лагере территориясендә оештырыла.

Җыеннар башлану белән  егетләрне муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова котлады. Алар  чыгышларында һәр ир-ат үз Ватанын, үз гаиләсен һәм якыннарын якларга һәм сакларга бурычлы икәнлеген, хәрби-уку  җыеннары – ул армия тормышының бер мизгеле булуын,  дисциплиналы булырга, мөстәкыйльлеккә һәм шул ук вакытта коллективта яшәргә өйрәнүләрен, аларның биредә   барлык кирәкле нормативларны үтәргә һәм  ихластан Ватанны сакларга әзер булуларын күрсәтергә кирәк булачакларын  билгеләделәр.

Җыеннар вакытында булачак солдатлар үзләренең физик әзерлекләрен, автоматны сүтеп-җыю һәм шәхси саклану чараларын киюдә осталыкларын, сафта йөрергә, җирлектә ориентлашу серләренә, ә иң мөһиме – егетләр чын дуслыкның һәм ышанычлы иптәшнең ярдәмен татырга өйрәнәчәкләр.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: